Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Алсу Шәйхетдинова: "Аерылышучылар арасында бәхеткә түзә алмаучылар байтак"

Быел Халыкара гаилә көнен билгеләп үтү гамәлгә кертелгәнгә 20 ел тулды. Бу истәлекле көн гаилә кыйммәтләрен аңлау, андагы проблемаларга киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен булдырылган иде.

Егерме ел эчендә җәмгыять күп үзгәрешләр кичерде, әмма тотрыклы, нык гаилә илнең нигезе булып калды. Хәзер күп кенә әти-әниләр яшьләрне әзергә бәзер шартларга куйса да, гаилә бәхетен элеккечә ир белән хатын булдыра. Шул бәхеткә омтылып, быел гына да 63 пар үзенең никахын тантаналы шартларда рәсмиләштерде. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Алсу Шәйхетдинованың әйтүенә караганда, язылырга гариза бирүчеләрнең күпчелеге 20-29 яшьлекләр. Димәк, егетләр дә, кызлар да гаилә коруның нинди җаваплы бурыч икәнлеген аңларлык хәлдә. "Без өйләнешүчеләргә иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Яшь парлар бер-берләренә игътибарны күбрәк бирсеннәр, буш вакытны бергә үткәрсеннәр иде. Безне кайбер гаиләгә ныклык җитмәү проблемасы да борчый. Аерылышучылар арасында, җырдагыча әйтсәк, бәхеткә түзә алмаучылар да бар",- ди Алсу Шәйхетдинова.

Күбрәк 5-9 ел бергә яшәгән парлар аерылыша икән. Кызганычка каршы, быел таркалган гаиләләр күбәйгән. Гомуми сәбәбе - характерларның туры килмәве. Тагын да төгәлрәк җавапны аерылышучыларның үзләреннән дә алуы кыен. Хәтта алай да төп сәбәп ачылмаска, эш бер-береңне гаепләүгә генә кайтып калырга мөмкин. Шунысы игътибарга лаек, аерылышканнар арасында 5-6 елдан соң, ялгышлыкларын аңлап, ЗАГСка яңадан гаиләсен торгызу нияте белән килүчеләр байтак икән. Илле-алтмыш яшьлекләр дә язылыша. Гомумән, граҗданлык хәле актларын теркәүчеләргә эш көн саен чыгып тора. Язылышуны электрон юл белән броньлау мөмкинлеге булуга да карамастан, күпләр бирегә килә. Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланырга теләүчеләр шуны алдан белеп торсыннар: банкларның гади ("маэстро") картасы компьютер аша пошлина түләгәндә яраксыз. Моның өчен кулыңда виза, мастер карт пластик карталары булуы кирәк. Менә шуның аркасында Теләче ЗАГСында язылышу көнен 22 июньгә броньларга теләүче парның (кыз Саба районыннан) моңа ике көн вакытын сарыф итүен ишеттем. Ул арада гариза бирү вакыты үтеп тә куйса... Хәер, гомергә бергә булырга теләүчеләрнең мондый гына "вак-төякләр"гә исе китмәс, анысы. Районыбызда пар канатлар булып тату яшәүнең егет-кызларга өлге булырлык элек-электән килгән күркәм традицияләре, меңләгән үрнәк гаиләләр бар. Әлеге парлар тугрылыклы булулары, бер-берсенә җылы мөнәсәбәт саклаулары белән аерылып торалар. Авыл җирендә тормыштан тәм табып, һәр туган көннең кадерен белеп яшәүчеләргә күпләр ихтирамлы. Шундыйларның берсе - Тимершыкта яшәүче Вафиннар. Гаилә башлыгының әнисе Миңнекамал - биш балага гомер биргән ана. Бәйрәмнәрдә төп йортка кайтучылар кайчак 30дан арта.

-Килен кеше Флераның беркемгә дә караңгы чырай күрсәткәне юк. Каенана белән тату яшиләр, беркайчан да сүзгә килмиләр. Матур яшәүче гаиләләр күп бездә. Кызыл Мишәдә Диләфрүз һәм Тәлгать Гаттаровлар 5 бала үстерделәр, барысына югары һәм махсус урта белем алырга ярдәм иттеләр. Бу йортта олы кешегә ихтирам бар. Кайчак күп йортка олыны олы, кечене кече итә белү җитми. Этле-мәчеле яшәүне балалар да сизә, бу исә аларның киләчәгенә тискәре йогынты ясарга мөмкин,- ди авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина.

Бәхетле гаилә ул - бер-берең белән гармониядә яшәү, балалар үстерү һәм аларның җәмгыятьтә үз урыннарын табуы. Һәркемгә, җырдагыча, әле дә ярый син бар бәхетемә, дип, пар канатлар булып яшәүләр насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев