Саба таңнары
  • Тат Лат
  • "Сабада аерылышуларның төп сәбәпләре - ирнең даими эчүе һәм хыянәт"

    Безнең җәмгыятьтә аерылышу никахка керү кебек үк шәхси эш. Әгәр ир белән хатын алга таба бергә бәхетле яки, һич югында, тыныч яши алмаячакларын ачык­ласалар, ирекле генә араны өзә дә алалар.

    Бу - аларның иреге. Әмма гаиләдә уртак балигъ булмаган балалары бар икән, аларның шәхси эше булудан туктый. Бу очракта гаилә-бала хокукларын яклау суд тарафыннан тормышка ашырыла. Шулай ук ир яки хатынның икесенең берсенең никахны өзүгә ризалыгы булмаган очракта да, мәсьәләне суд хәл итәргә алына.

    Кайчак җәмәгать судьяларын гаиләләрне саклап калу хакына барысын да эшләмәүдә гаепләргә тырышалар. Беренчедән, мондый караш гаилә төзелеше кануннарын ныклап белеп бетермәүдән килә. Шундый очраклар да була, никах теркәлүен теркәлә, ә нык­лы гаилә барлыкка килми. Ахыр чиктә ир белән хатын аерым яши башлый. Әлбәттә, судьялар башыннан ук беркайчан да булмаган гаиләне саклап кала алмыйлар. Кайчак, әйтик, ата кеше төзәлмәслек эчкече икән, балаларның психикасы какшамавы хакына гаиләнең таркалуы хәерлерәк тә. Әгәр хатын-кыз гаиләсен матди тәэмин итмәгән ир белән яшәмәвең мең артык дип саный икән, ул тулысынча хак­лы. 2011 елда районның 1нче суд участогы җәмәгать судьясына 9 ай бергә яшәмәгән Вафиннарны аерырга туры килде. Гариза язган хатынның аңлатуына караганда, ир кеше бар акчасын уен автоматларында оттырып барган, 2000 елгы кызын тәрбияләү өчен гаиләсенә бер тиен дә алып кайтмаган. Җавап тотарга тиешле, әлбәттә, судка да килмәгән, һәм моның сәбәпләрен дә хәбәр итмәгән иде. Судка Вафиннарны (фамилия үзгәртелде) аерудан башка чара калмады.

    Икенчедән, судьялар ныгуына бераз өмет чаткысы булган гаиләләрне ничек тә саклап калырга тырышалар. Әйтик, 2011 елда район җәмәгать судьялары аерылышу турында 65 эш карадылар һәм ир белән хатынның килешүе сәбәпле, 21 гариза буенча эш йөртүне туктату турында билгеләмә чыгарылды. 2012 елда исә җәмәгать судьяларына аерылышу турында 66 гариза керде. Ул елны 12 гаилә саклап калынды. Шулай ук быелның беренче яртысында да аерылышу өчен гариза биргән 14 дәгъвачының берсен хатыны белән килештерүгә ирештек.

    Шулай да саннардан күрен­гәнчә, канәгатьләндерелгән гаризалар саны күбрәк. Никахлар нигә таркала, кешеләр нигә аерылышалар соң дигән урынлы сорау туа. Гомумиләштереп алганда, гаилә фаҗигаләре алар яшәгән социаль шартларга, ир белән хатынның шәхси үзенчәлекләренә һәм башка­ларга бәйле. Саба районында соңгы ике ел ярымдагы аерылышуларның сәбәп­ләрен анализлап карасак, ир белән хатынның нидер әйтеп бетерелмәгән "алга таба бергә яши алмыйбыз" дигән томанлы җавабы алгы планга чыга. Төгәлрәк җавапларга килгәндә, 2011 елда 16 гаилә үзара аңлашу һәм үзара ихтирам булмау, 10 гаилә ир яки хатынның эчүчелек белән шөгыльләнүе, 7 гаилә ир яки хатынның бер-берсенә хыянәт итүе, 1 гаилә көнчелек, 2 гаилә ирнең даими эш урыны, димәк, кереме булмавы аркасында таркалган. 2012 елда барлык гариза бирүчеләрнең яртысына якыны төп сәбәп итеп, алга таба бергә яши алмауларын китергән. Аерылышырга теләүчеләрнең 11е - иренең даими эчүен, 8е - гаиләдә үзара ихтирам юклыгын, икесе хыянәт итүен күрсәткән. Шулай ук быел да аерылышуларның нигезендә дә шул ук сәбәпләр ята. Никахын иренең физик көч куллануы аркасында өзүче дә булды.

    Аерылышу - күңел өчен гомерлек җәрәхәт. Гаилә таркалганнан соң яңа мәшәкатьләр барлыкка килә. Кеше яңадан гаилә корыргамы юкмы дип тә икеләнә, ялгыз гына да яшәп булмый.

    Бүгенге көндә үзара мөнәсәбәт­ләрегез аерылышу чигенә җиткән икән, бераз уйланырга кирәк. Син бит тормыш иптәшеңне сайлаганда, аның уңай якларын гына күрдең, хаталарына күз йомдың. Сезнең арада мәхәббәт бар иде бит, шуларны исеңә төшер. Болар барысы да кая киткән?

    Алсу Гыйльманова,

    җәмәгать судьясы

    консультанты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: