Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Түли һәм түләттерә

Пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә хисап чоры эш­чән­леге һәм агымдагы елга үзгәрешләр турында РФ Пен­сия фондының районара идарәсе җитәкчесе Р.Хис­мәтуллов сөйли.

- Рөстәм Әделҗанович, ида­рәнең былтыргы эшчән­леген ничек бәялисез?

- Узып киткән 2012 ел нә­ти­җәле булды. Фондларны мәҗ­бүри пенсия һәм медицина иминияте кертемнәре белән тәэмин итү планнары үтәлде. Пособиеләр һәм башка социаль түләүләр вакытында башкарылды. Былтыр 671 кешегә пенсия билгеләнде, пенсиянең уртача күләме 7648 сум тәшкил итте. Шулай итеп, хәзер районда 9842 пенсионер исәпләнә, шуның 7141е картлык пенсиясе ала.

2012 елның 1 июлендә 360 сан­лы Федераль закон (30.11.2011 ел) көченә керүе уңаеннан, идарә пенсиянең туп­ланма өлеше средстволары хисабына түләүләр процедурасын гамәлгә ашыруга кереште. Ул картлык пенсиясе суммасының 5 процентыннан ким булган очракта бирелә. Пенсиясенең тупланма өлешен берьюлы алуны сорап, былтыр 6 айда 438 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 353енә барысы 2043,5 мең сум күләмендә түләү бирелде.

- Быел пенсияләрнең арту тәр­тибен дә аңлатып китегез инде.

- Пенсияләр ике тапкыр арта­чак. Беренче индексация 1 фев­­ральдән ясалды инде, ягъни хезмәт пенсияләре 6,6 процентка артты. Икенче тапкырында 1 апрельдән 3 проценттан күбрәккә артачак. Август аенда традиция буенча эшләүче пенсионерларның пенсияләренә кабат исәпләү үткәреләчәк. Дәүләт, шул исәптән социаль пенсияләрнең 1 апрельдән 5,1 процентка артуы көтелә.

Шулай ук 1 апрельдән федераль ташламалардан файдаланучылар пенсияләре белән бергә ала торган айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) 5,5 процентка индексацияләнәчәк.

- Гаиләне дәүләт яклавына алу программасында гамәлгә ашыруда нинди үзгәрешләр булды?

- Гаиләдә икенче яки аннан соңгы бала туган яки уллыкка бала алган гаиләләргә түләнә торган ана капиталы 5,5 процентка индексацияләнеп, 408,96 мең сумга җитте.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия реформасы