Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Ялган акча корбаны булма!

Статистика күрсәткәнчә, ялган акчаларның әйләнештә йөрүе елдан-ел арта. Белгечләр теләсә кем ялган акча сугучыларның корбаны булырга мөмкин, дип саный.

Күбрәк 1000 сумлык ялган кәгазь акча бастырыла. Икенче урында 500лекләр тора. Ялган акча югары сыйфатка ия, аларны кайчак чыныннан банк­ларда махсус җиһазлар белән генә аерырга була. Детектор булмаган урыннарда акча белән эш иткәндә аларны җентекләп карарга кирәк. Кәгазь акчаны капшап, бизәк-сурәтләренең күпертмәлелеген, кәгазьнең сыйфатын, кыштырдыймы икәнен тикшерергә киңәш ителә. Кагыйдә буларак, ясалма акча 2 кәгазь ябыштырылып ясала, шуңа күрә ул тыгызрак, катлары аерылыб­рак торырга мөмкин.

Ялган акчаның төп билгеләре: су билгеләре, металл сызыгы юк; кәгазе кулга тотып карашка йомшак, кыштырдавы сизелми; кайбер купюрадагы буяулар таралган була; микротекст укылмый, бөкләнгән урыннарында кәгазь буявы коела, зәңгәр төстәге сак­лагыч җепсел купюраның өстенә төшерелгән була. Чын акчаларда микроперфорация шома, ә ялганында кулга сизелеп тора.

(Дәамын газета битләреннән укый аласыз)

Руслан Закиров,

икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору төркеменең өлкән оперуполномоченные.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев