Язмышыңны кемнәр кайгыртыр?
Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Күпләр өчен бәхет сәламәтлек, тату гаилә, яраткан эшең булу, уңайлы яшәү шартлары дигән сүз.
Ләкин, минемчә, тулы бәхет өчен болар гына җитми. Үз туган телен белмәгән, аның тарихы белән кызыксынмаган, киләчәге өчен борчылмаган кеше берничек тә бәхетле була алмый дип саныйм.
Тарих битләренә күз салгач, татар теленең гасырлар буе мыскыллауларга түзеп килгәнен аңлыйсың. Телебезне шулай түбәнсетелүен күреп, йөрәк әрни, күңел сыкрый, җан сызлана... Әмма татар теленең хәзерге көне дә мактанырлык түгел шул. Кемнәрдер телебезне саклап калыр өчен барлык көчләрен куйган чакта, татар мәктәпләре ябыла... Ә бит ул карарларны кабул итүчеләрнең күбесенең теле "әни" сүзе белән ачылган! Кайчандыр бәхетле булганнар бит алар! Тик хәзер андыйлар турында "Алар бәхетле!" дип әйтә алмыйм. Туган теленең тамырына балта чабучы үзен ярты бәхеттән мәхрүм итә түгелме соң?!
(Дәвамын газетадан укый аласыз)
Илүсә Арикеева,
Завод-Нырты урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев