Зәңгәр итәкле Илһам
Пәрәвез челтәрендә утырам. Почта тартмасына хат килеп төште. "Сәлам дустым. Әйдә дус булыйк", - дигән.
Исеме - Илһам (Илһамия). Кып-кызыл кофта һәм зәңгәр төстәге озын итәк кигән, сары чәчле бу ханымның танышырга теләк белдереп хат язуына гаҗәпләндем башта. Исеме дә сәер: ни Илһам түгел, ни Илһамия. Бу үзенчәлекле дусның кем булуын ачыклыйсы килеп, мин дә соравына каршы: "Әйдә дуслашыйк" дип яздым. Тик, фотоларын, челтәрдәге "бит"ен ачып укыгач ачылган авызым ябылмыйча калды. Статусына: "Мин хатын-кызлар киеме кияргә яратучы егет, үземне аңлардай дуслар эзлим", диелгән.
Ай, Ходаем, мин әйтәм моны ничек итеп аңларга кирәк икән соң? Ир башы белән хатын-кыз күлмәге киеп йөрмәсә. Үзе егетләр эзли, үзе мине дуслыкка чакыра. Бер-ике көннән статусын да үзгәртеп куйды, дуслар гына түгел, егетләр дә эзли булып чыкты. Пәрәвез челтәрендә язышуны дәвам иттек.
- Мин кечкенә чагымда ук әнинең эчке киемнәрен, колготкиларын киеп уйный идем. Бөтен халәтем, уйларым, тәнем хатын-кызларныкы кебек. Тик мине аңлаучы, тыңлаучы гына юк, тыңласалар гына да риза мин. Күңелем бушанып китәр иде ичмаса. Тик син минем белән язышсаң миңа Илһамия дип язарсың, - диеп тә өстәде.
- Өеңдәгеләр бу рәвешле киенеп йөрүеңнән хәбәрдармы соң?
- Юк, белмиләр, алар авылда яши, мин шәһәрдә фатирда торам. Заводта эшлим, анда халат һәм чалбар киеп йөрим. Өйгә кайткач егетем килүенә тырнакларымны ясап, матур итәк, кофталарымны киеп куям. Ул миңа комплиментлар әйтә, яратуын, ошатуын белдерә. Тик, аның гаиләсе бар, без барыбер бергә гаилә кора алмыйбыз инде.
- Әгәр сиңа берәр хатын-кыз гашыйк булып куйса? Егетеңне ташлый аласыңмы? Син яшь бит әле, гаилә корып, балалар үстерер идең бәлки.
- Мин баштарак бу гамәлем өчен оялдым, тик нишләтим табигать шулай яраткан. Мине ничек бар шулай кабул итеп яратучы булса әйбәт булыр иде дә бит. Миңа хәзер утыз яшь. Әйдә икәү бергә яшәп карыйкмы әллә?
Шушы сораудан соң бөтенләй югалып калдым. Тик, ул да адәм баласы, аңа да каты бәрелеп булмый. Күңелдәге хыялларны алдамый гына әйтеп бирергә туры килде:
- Мин булачак тормыш иптәшемнең намазлы, иманлы булуын телим.
Гадәттәгечә, күп кеше әйтүенчә, намаз укырга кайчан да соң түгел, дигән җавап алдым.
Илһам-Илһамиянең язганнарын укыдым да күңелем тетрәнде. Мин бу адәмне битәрләмим дә, язганнарыннан да көлмәдем, хупламыйм да әлбәттә. Әмма кызгандым. И Раббым, адәмнәреңне туры юллардан чигендермә, дип теләдем. Әдәп-әхлаклы, иманлы юллардан читкә тайпылырга язмасын.
Күңел халәтләре, үз-үзләрен тотышлары белән генә түгел, яшәү рәвешләре белән дә хатын-кызның кайбер сыйфатларын үзләренә алучы мондый ирләр турында, бу табигатькә каршы гамәл түгел, аларны Аллах Тәәгалә шулай яраткан, дип әйтүчеләр дә бар. Шушы юнәлештәге фикерләр ишеткәч дин әһелләренә дә мөрәҗәгать иттем.
- Барлык нәрсәләрне дә Аллаһ Тәгалә бирүче, әмма бу мәсьәлә тәрбиягә килеп терәлә, чөнки бар кеше дә нинди гаиләдә булса да иман белән туа. Тик әти-әнисе генә әллә кемнәр итеп үстерә дигән хәдис бар. Шуңа мондый гамәлләр бик зур гөнаһ, андыйларны Аллаһ ләгънәт кыла, - диде бер имам.
- Аларны гаепләргә ашыкмыйк әле, бәлки алар үз-үзләрен җиңә алмыйдыр?
- Аллаһ Тәгалә яхшылык белән яманлыкны булдырды, әмма аларны белү, аңлау өчен акыл бирде. Булган нигъмәтне дөрес файдаланмаганга күрә килеп чыга бит инде шундый бозыклыклар. Әлбәттә ихтыяр көче дигән нәрсә дә бар, тик кешенең Аллаһ каршында җавап бирүен ныклы иман белән танымауы аның гөнаһлы эшләр кылуга китерә. Әгәр карасак ул бит үзенә күрә идеология булып тора. Сүз дә юк, аларны дошман итеп карарга кирәк түгел, барлык пәйгамбәрләр вакытында да төрле бозыклыклар таралган булган.
- Гадәтәти яшәү рәвеше алып бара торган кешеләр, ягъни без аларга ничек итеп ярдәм итә алабыз.
- Аларга үзебезнең яшәгән тормышыбыз белән дөрес юлны аңлатып, хәерле үрнәк күрсәтергә. Ә китапта матур итеп язылганны гына сөйләп кеше үзгәрми. Аннан һәркемнең йомшак ноктасы бар. Аралашып, сөйләшеп шул ноктаны табарга, шуның нигезендә рәтле киңәш бирергә кирәк. Кеше бит ниндидер сектага яисә шундый яшәү рәвешенә чарасызлыктан барып керә. Беркем тыңламый, аңламый, ә монда аны тыңлап, уй-хыялларын күтәреп алалар, кеше шул рәвешле сазга кереп киткәнен сизми дә кала. Әлбәттә, ярдәм кулы сузарга, ышанычын яуларга, аннан инде үз теләгәнеңне әйтергә. Син дөрес яшәмисең, дип турыдан-туры әйтергә ярамый. Башта дуслашырга, сабыр гына фикерләрен тыңларга кирәк.
Шушы сөйләшүдән соң итәк-күлмәк киеп йөрүче егетләр турында кызыксынып пәрәвез челтәренә кереп чумдым. Иң беренче АКШ Президенты Барак Обаманың гей парларның гаилә коруга хокукка ия булулары турында мәгълүматка юлыктым.
«Еллар узган саен, бер җенесле гаиләләр турында күбрәк уйланам. Минем белән бергә эшләүчеләр арасында да шундый кешеләр бар. Сугыш кырларында хәрбиләр, диңгезчеләр арасында да андыйлар җитәрлек. Алар үз хокуклары чикләнгән дип хис итә, чөнки канун нигезендә гаилә кора алмый. Үзем өчен мин шуны хәл иттем - бер җенестәге кешеләр дә гаилә кора алу хокукына ия булырга тиеш», - дигән Обама. Американың 30 штатында бер җенесле гаиләләрне теркәү тыелса да, алты штат һәм АКШ башкаласы Вашингтонда алар үз никахларын терки ала ди. АКШ халкының яртысы бер җенесле гаиләләрнең теркәлеп яшәвен хуплый, ә 48% каршы икән.
Бу мәгълүматларны укыгач тагын да тетрәнү кичердем. И Раббым, иманлы тормыштан ваз кичтерә күрмә дип теләдем.
Замирә Сәмигуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев