Җир “докторы” Николай абый
Йортлары яныннан үтеп йөргәч, Николай Ивановичны атна саен диярлек очратам. Йә кар көрәр, йә кибеткә чыгар, йә.... Элегрәк эш буенча да кабинетына еш керелде. Шулай да аның сугыш вакытында туган бала икәнен белми идем. Ничектер үз яшеннән яшьрәк күренде...
1942 елның 14 апрелендә Кукмара районында туган бала әтисез үсә. Иван абыйны да шул елда фронтка алалар. Әнисе ирен күрергә март аенда Суслонгерга барганда Николайның йөрәге ана карынында тибә әле. Апрель аенда дөньяга килгән улын күрү әтисенә насыйп булмый. Бер генә хаты килә, Ростов өлкәсендәге аяусыз сугышларда хәбәрсез югала. “Мин әтине эзләттем. Россошь шәһәрендә туганнар каберлегенең берсендә Димитрев фамилияле солдат та бар. Ләкин безнең әтиме ул, анысы тәгаен билгеле түгел. Без 5 бала үстек, тагын беребез кечкенәдән үлгән. Әни һәм әби тәрбиясендә булдык”,– дип искә ала Николай Иванович балачагын.
Ош-Юмья урта мәктәбен тәмамлаган һәм дустының әтисе тракторына утырып кырлар иңләгәндә игенче хезмәтенә мәхәббәте уянган егет укуын Казан авыл хуҗалыгы институтында дәвам итә. Яше тулгач, белем алуын өзеп торып, Венгриядә авиация частенда 3 ел хәрби бурычын үти. Беренче хезмәт чыныгуын Мамадыш районына 1968 елда 6 айга практикага җибәрелгәч ала. Язгы чәчүдән соң яуган көчле яңгырда сабан культураларының өске туфрак катламы шакыраеп ката. “Колхозда агроном юк, бер агротехник кына. Нишләргә белмибез. Ни телефоннан сөйләшеп булмый, районнан киңәш бирүче юк. Шуннан соң тәвәккәлләп, басуга тырма агрегатлары керттек һәм ялгышмадык. Чәчүлекләр әйбәт тишелде, көзен Мамадыш туфрагы өчен шактый югары – 12шәр центнер уңыш алдык”,– ди Николай Димитрев беренче мөстәкыйль сынау үтүе турында.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев