Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Якташлар

Сюрпризлы изге кичә

Сабада яшәүче Илдар Яхинның исеме газета укучыларыбызга яхшы таныш. Шигырьләре матбугатта күренеп, кичәләрдә аның сүзләренә язылган җырлар яңгырап, мәчет манарасыннан ул әйткән азан ишетелеп тора. Май аенда аңа 70 яшь тулды. Шул уңайдан Саба мәдәнят йортында районыбызның беренче мөхтәсибенә, Саба җәмигъ мәчете имам хатыйбына, милли хәрәкәт активистына багышланган иҗат кичәсе булды.

Көндез үткәрелгән  чарага зал тутырып дин әһелләре, “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсенә, “Өлкәннәр” клубына йөрүчеләр, хезмәттәшләре җыелган, сабакташлары,  дуслары  кайткан иде. Кичәне алып  баручы Илмира  Галимуллина әйткәнчә,  Илдар хәзрәт “Телем җырлап ачылды минем” дип кабатларга ярата икән. Иҗат кичәсе дә композитор Илгиз Закиров  аның сүзләренә иҗат иткән  “Саумы, Саба-Йорт!” җыры белән  башланып  китте. Ренат Шамилов башкарган әлеге җыр берара Сабаның гимны да булып торды әле.  Аннары  сүз Илдар абыйның бергә уйнап үскән сыйныфташы Татарстанның атказанган артисты Нәҗип  Бәдретдиновка бирелгәч, ул партадашының иҗатка һәвәс­леге мәктәп  елларында ук  ачылуы искә  алды.  Егет  чыгарылыш имтиханында  язган повестька тиң иншасы белән укытучыларны да  сокландырган һәм шушы сәләте  аны гомере буе  озата килде. Илдар абый “Хуш киләсең, кызыл туй!” җырын да заманга  яраклаштырып “Хәләл туй”га үзгәрткән икән. Яңа вариантны тамашачыга   көйнең  авторы  Нәҗип Бәдретдинов һәм Сабада берара мәдәният йорты җитәкчесе булып торган  Ядкарь Хәбибуллин җиткерде.

Илдар Яхин  1983–1989 елларда  Казан  дәүләт университетының  филология факультутында укый һәм  1990–2000 елларда Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, Татарстан Милли музее  филиалы фәнни хезмәткәре, район мәдәният йорты методисты вазифасында эшли. Демократия  елларында милли хәрәкәттә актив катнаша, Ирек мәйданында  ялкынлы  чыгыш  ясый, Татар иҗтимагый үзәгенең Саба бүлеген  җитәкли. Аның шушы  чордагы хезмәт юлы  район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова  һәм “Мишә дулкыннары” әдәби клубының  иҗатчылары  чыгышларында  ачылды. Илдар абый,  дин әһеле буларак, үзәк мәхәлләне торгызып, җәмигъ мәчеткә  манараны күтәрү, Сабаның Мотыйгулла мәчетен төзүдә катнашу елларын үзенең иң бәхетле чоры итеп күрә.

Илдар Мәхмүт  улын лаек­лы  ялга “Саба таңнары” газета­сы редакциясе  озатты. Элекке  хезмәттәшләре аның 11 еллык  журналистлык эшчәнлеген  зурлап искә  алдылар, сәламәтлек, иҗат уңышлары теләделәр. Кичәне оештыручылар Илдар  Яхинга  зур  сюрприз да әзерләгәннәр. Мөхтәсибәтнең  баш  хисапчысы Гүзәл  Шәрифуллина аның күңелендә  яшәгән өч  хыялын  ачып  салды. Аның  икесе  үтәлгән  инде. Беренчесе – ул хәзер  хаҗ гамәлен үтәгән. Әлерәк  кенә ир-ат бурычы саналган йорт салу теләгенә дә ирешкән.  Өченчесе, һәр иҗат кешесенә  хас булганча, китап  чыгару уе белән яшәгән. Мөхтәсибәт эшмәкәрләр  ярдәме белән аның бу теләген үзенә сер итеп тормышка  ашырган.

Гүзәл Шәрифуллинаның: “Илдар абый “Иман белән  сугарылган иҗат” исемле  60ка  якын шигыре кергән китабын  беренче тапкыр  үзе дә  алдан белмәгән килеш кулына ала”, – дигән   сүзләрен зал алкышларга   күмде. 

Кичә герое  бу мизгелдә үзе дә югалып  калды, ышанып җитмәде, ахры. Аның  каравы татар моңнарын  яңгыратканы өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге премия лауреаты Велорик  Вәлиуллинга,  изге теләкләрен юллаучыларга, чәчәк бәйләмнәре, җыр бүләк итүчеләргә “Аллаһның рәхмәте  яусын” дип туктаусыз кабатлады  Илдар Мәхмүт улы. Амин, шулай була  күрсен. Әле үзенә дә   күп рәхмәт ишетергә  язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев