Үзбәк кәлүшләрен Сабада да киярләрме?
Барысы да резин кәлүш көненнән башланды. Андый бәйрәмнең барлыгын белә идегез микән? Һәрхәлдә, безнең инстаграм битен күзәтеп баручыларга (истәлекле даталарны даими яктыртып барабыз) мондый көн яхшы таныш. Үзенчәлекле бәйрәм белән котлап һәм интернет киңлекләреннән резин кәлүш рәсеме дә табып, кызыклы гына пост урнаштыргач, көтелмәгән кайтаваз алдык. Дөресрәге, без куйган фотодагы бизәкле кәлүшләрнең ияләре табылды. “Минем кызларның хезмәтләрен күрә белгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә”- дигән комментарийны берничек тә игътибарсыз калдыра алмадык, авторы белән элемтәгә кердек. Ташкент каласында яшәүче Гөлсинә ханым Ишанходжаеваның нәсел җепләре үзебезнең Саба районына тоташа булып чыкты.
“Сверигиннар нәселеннән без”
Гөлсинә ханым танылган якташыбыз, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог Рифат Сверигинның бертуган абыйсы Равилнең кызы. Әтисе Ленинград элемтә училищесын тәмамлаганнан соң Рига шәһәренә юллама ала. Саба кызы Нәсимә белән гаилә корып, Балтыйк буенда яши башлыйлар. Гөлсинә дә шунда дөньяга килә. Биредә 10 еллап яшәгәннән соң, гаиләләре белән Алман җиренә күченеп китәләр. 6 елдан соң, 70 еллар башында кире Ташкентка кайтып төпләнәләр.“Әти белән әни туган җирләрен бик сагыналар иде. Сабага ел саен кайтырга тырыштык. Җәебез шунда уза иде. Бертуган апам Светлана татарча бик яхшы сөйләште. Мин генә, татар, латыш, алман, үзбәк телләре кушылгач, бераз авырданрак аралашам. Әти белән әни гаиләдә гел туган телдә сөйләштеләр, безнең өйдә гел татар көйләре яңгырады. Хәтерлим, Совет заманында атнакич көнне Ташкент радиосы буенча татарларга багышланган махсус тапшыру була иде. Әти шуны бервакытта да калдырмады. Без дә ишек артында тын да алмый тыңлап тора идек. Сагынды, күңеле тулып елый да иде бугай. Советлар Союзы таралгач, Татарстанга кайту әкренләп сирәгәйде, тора бара бөтенләй туктады. Әти белән әни гомерләренең соңгы көннәренә кадәр туган якларына кайта алмаганнарына борчылып, сагышланып яшәделәр. Соңгы төпләнү урыннары да шушында булды, икесе дә Ташкент зиратында җирләнгән. Кызганыч, моннан 3 ел элек апамны да мәңгелеккә озатырга туры килде”,-ди Гөлсинә ханым.
Апасы Светлана
Әнисе Нәсимә
Әтисе Равил
Гөлсинә белән Әхкамнең туй көннәре
Әтисе белән әнисе
“Ятып җирне үптем”
“Сабага 30 еллап кайтканым юк иде, моннан ике ел элек, ниһаять, әти-әниемнең, әби-бабаларымның туган җиренә кабаттан аяк басарга насыйп булды. Ятып җирне үптем, ышанасызмы?,- дип дәвам итә сүзен әңгәмәдәшем. -Безнең монда туганнарыбыз күп- Фазулиннар, Мортазиннар... Аллаһка шөкер, гел аралашып торабыз. Быел менә үзләрен Ташкентка кунакка көтәм әле, сез дә килегез!”,- ди Гөлсинә ханым.
Татар һәм үзбәк дуслыгы
Статистика мәгълүматлары буенча бүгенге көндә Үзбәкстанда 300 меңләп татар яши икән. Шуның 150 меңләбе Ташкент каласында һәм өлкәсендә төпләнгән. Ташкентта Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге эшли, якшәмбе мәктәбе һәм татар телен өйрәнгән балалар бакчалары, татар басмалы китапханәләр бар. “Безнең яшәү рәвешендә, мәдәнияттә, гореф-гадәтләрдә уртаклыклар күп, динебез дә бер. Шуңа да биредә татарлыкны саклап калу кыен түгел, ирем яртылаш үзбәк, яртылаш татар. Татар телен миңа караганда да яхшырак белә кебек. Татарлар белән үзбәкләр бик дус, тату яшиләр. Милли бәйрәмнәребезне дә бергә билгеләп үтәбез”.
“Әбиләрнең кәлүшләре буталган”
Гөлсинә ханым тормыш иптәше Әдхәм әфәнде белән ике кыз үстергәннәр. Камилла белән Тамилла икесе дә югары белемле, берсе- Ташкентта мәгълумати технологияләр, икенчесе- политехник университет белгечлеге алганнар, инде үзләре дә гаилә корып, балалар үстерәләр. Язма башында телгә алган теге бизәкле кәлүшләрнең килеп чыгышына да шушы ике кыз сәбәпче икән. “Кечкенә кызыбыз элек бер мәхәлләдә күпфатирлы йортта яшәде. Бервакыт күршеләрендә аш булган да, ишек төбендә әбиләрнең кәлүшләре буталган. Берсе ялгыш кызымныкын да киеп чыгып киткән. Шуннан соң Тамилла үзенең яңа кәлүшенә бизәкле тамга төшергән. Әбиләрең моны күреп, минекенә дә матур тамга төшер дип һәркайсы үз кәлүшен күтәреп килә башлаган. Шулай итеп бизәкле кәлүшләрнең даны тирә- якка таралды”- ди Гөлсинә апа. 10 ел эчендә тәмам остарганнар. Хәзер кәлүшләргә акрил буяу гына төшермиләр, стразалар, сәйләннәр чигәләр. Чит илләрдән дә заказ бирүчеләр бар икән хәтта. Күптән түгел танылган балет биючесе Андрис Лиепа да кызлардан пуантылары янына бизәкле кәлүш алып куйган.
Бизәкле кәлүш безгә хәҗәтме?
Безнең халык әби кәлүшенә (ул безнең телдә шулай яңгырый) гомер-гомергә икенче сортлы аяк киеме итеп карады. Гадәттә мал караганда, урамда сазлык булганда гына искә төшерәбез без кызыл эчле аяк киемен. Хәзер әбиләр дә бик кими бит кәлүшне. Үзбәкләрдә киресенчә икән шул. Сату нокталарында кәлүшләр олау булып өелгән, сатып алалар, яратып кияләр. Хәтта джинс чалбардан, кәттә итеп киенгән кешенең аягында да бизәкле кәлүш күрергә мөмкин ди. Әллә монда да кайтартыргамы соң зәвыклы кәлүшләрне? Инстаграмдагы комментарийларда райондашларыбыз моңа төрле фикер язган: “Бик матур, суз дә юк, әмма кош- корт янына абзарга киеп чыксаң, тавыклар мәрҗәненә кызыгып чукып бетермәсләр микән?” дигән берсе. “Афәрин! Шуларны киеп, йөгереп эшләп, биеп яшәргә язсын!” дип җөпләп куйган икенчесе. Амин,шулай булсын нинди генә матур аяк киемнәре чыкса да, ялтыравыклы әби кәлүшләрен кулланыштан кысрыклап чыгармасын иде алар... Ә әлегә Гөлсинә ханымга һәм аның оста куллы кызларына Саба якларыннан җылы сәламнәребезне җибәрә торыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев