6 июль 2021 яңалыклары
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә шәхси тракторларга техник карау уздырылды
5нче июль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә шәхси авыл хуҗалыгы тракторларына техник карау уздырылды.
-
Үзбәк кәлүшләрен Сабада да киярләрме?
Барысы да резин кәлүш көненнән башланды. Андый бәйрәмнең барлыгын белә идегез микән? Һәрхәлдә, безнең инстаграм битен күзәтеп баручыларга (истәлекле даталарны даими яктыртып барабыз) мондый көн яхшы таныш. Үзенчәлекле бәйрәм белән котлап һәм интернет киңлекләреннән резин кәлүш рәсеме дә табып, кызыклы гына пост урнаштыргач, көтелмәгән кайтаваз алдык. Дөресрәге, без куйган фотодагы бизәкле кәлүшләрнең ияләре табылды. “Минем кызларның хезмәтләрен күрә белгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә”- дигән комментарийны берничек тә игътибарсыз калдыра алмадык, авторы белән элемтәгә кердек. Ташкент каласында яшәүче Гөлсинә ханым Ишанходжаеваның нәсел җепләре үзебезнең Саба районына тоташа булып чыкты.
-
7 июльгә һава торышы
7 июльдә Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы көтелә. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +10..+15˚, көндез +24..+29˚ градус.
-
Төбәк авылында Авыл көне
4нче июль көнне Олы Кибәче авыл җирлегенең Төбәк авылында Авыл көне булды. Бәйрәмгә дуслар, туганнар җыелган иде. Бәйрәм кунаклары Рафис Кәлимуллин, Гөлсинә Сабирова, Хәниф Тимербаев, Илфир Бикмиев, Чулпан Вильданова халык алдында матур җырларын башкардылар.
-
1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тарифлар артты
Республикада түләүләр күләмен үзгәртүнең уртача индексы — 4,4 процент, факттагы күрсәткеч 4,28 процентны тәшкил итә.
-
Главный врач РКБ Рафаэль Шавалиев и депутат Государственного Совета РТ Илья Вольфсон расскажут о современных технологиях сохранения здоровья
В среду, 7 июля, специально для жителей Богатых Сабов главный врач РКБ Рафаэль Шавалиев и депутат Государственного Совета РТ Илья Вольфсон расскажут о современных технологиях сохранения здоровья, и презентуют уникальный проект «Каждый заслуживает внимания! Һәркем игътибарга лаек!»
-
Казан дәүләт мәдәният институты «Төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте» профиленә магистрлыкка абитурентлар кабул итә
Казан дәүләт мәдәният институты 2021-2022 уку елына «Культурология» юнәлеше буенча «Төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте» профиленә магистрлыкка абитурентлар кабул итә. Әлеге юнәлешкә 5 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Уку программасы Әл-Фәраби исемендәге Казахстан милли университеты белән студентлар һәм мөгаллимнәр алмашуны да күздә тота.
-
Татар җәмәгатьчелеге Хәлим Җәләйне соңгы юлга озатты
«Үзенчәлекле, кабатланмас, аңа гына хас алымнар аша һәр роле белән спектакльләрне баетты, төрләндерде», - дип сөйләделәр аның турында.
-
Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында 82 яңа электрон хезмәт эшли башлады
Цифрлы министрлык командасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча масштаблы эшне дәвам итә. Июль аеннан башлап республика халкы Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша 82 яңа хезмәт күрсәтүне дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала.
-
2024 елда эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча пенсиясе 20 мең сумнан артачак
2022 елда индексация күләме – 5,9, 2023 елда – 5,6, 2024 елда 5,5 процент тәшкил итәчәк.
-
Балтырган янәшәдә йөри
Агулы үсемлек Сосновский балтырганы турында ел саен газетада язма бирелеп барыла. Бу җитди темага халыкның игътибарын даими җәлеп итү мөһим. Чөнки республикада балтырган һаман киңрәк мәйданнар яулый, агулы үсемлек һөҗүмен туктату проблема булып кала. Балтырганга каршы көрәш өчен чыгымнар шактый кирәк. Бер селтәнү белән генә әлеге афәттән котыла торган түгел. “Россельхозцентр”ның Саба районы бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров әйтүенчә, бу үсемлек Питрәч, Биектау, Балтач, Арча районнарында таралган. Димәк, яшел “дошман” әллә ни еракта да түгел, безгә күрше диярлек муниципаль берәмлек биләмәләрендә үсә икән.
-
2021нче елгы футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты
"Олимп" стадионында 2021нче елгы футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты дәвам итә. 5нче июльгә уеннар нәтиҗәләре: Саба яшьләре-Сабагро - 0-12, Эзмә-Администрация - 2-4.
-
Татарстан халыкларының традицион уеннарының II Төбәкара "Uen Fest"фестиваленең зона этабы
Әлки муниципаль районында Татарстан халыкларының традицион уеннарының II Төбәкара "Uen Fest" фестиваленең зона этабы узды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән "Таткультуресцентр" ДБУ тарафыннан оештырылды. Фестивальдә Татарстанның төрле почмакларыннан, шулай ук Төмән шәһәреннән 20гә якын коллектив катнашты. Төрле милләт балалары жюри һәм катнашучылар игътибарына нинди дә булса халык уенын тәкъдим итте.
-
Татарстанда 8 июльгә кадәр эссе көннәр көтелми
6 һәм 7 июльдә көндез һава 22...29 градуска кадәр җылыначак, төнлә исә 8...15 градус тирәсендә була.
-
Иштуган мәктәбе укучылары Бөтенроссия “АгроНТИ” конкурсының региональ этабы җиңүчеләре
2нче июль көнне "АгроВолга 2021” халыкара күргәзмәсе кысаларында Бөтенроссия “АгроНТИ” конкурсының региональ этабында бүләкләү узды. Иштуган мәктәбе укучылары әлеге конкурста җиңү дипломы белән бүләкләнде.