Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында 82 яңа электрон хезмәт эшли башлады

Цифрлы министрлык командасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча масштаблы эшне дәвам итә. Июль аеннан башлап республика халкы Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша 82 яңа хезмәт күрсәтүне дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала.

Татарстанлылар өчен электрон рәвештә күрсәтелә торган яңа хезмәтләр арасында иң күбе:

  • Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары;
  • ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы;
  • ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы;
  • ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һ. б. катнашты.

«Хәзерге вакытта без башкарма хакимият органнары һәм муниципалитетлар белән бергә алып бара торган эш принципиаль мөһим. Россия Президенты "Цифрлы икътисад" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында конкрет бурыч куйды – Социаль әһәмияткә ия булган барлык хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү. Республикада без зуррак бурычны гамәлгә ашырырга ниятлибез: Татарстан территориясендә күрсәтелә торган барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон форматта халык өчен ачык булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Исегезгә төшерәбез, «Цифрлы трансформация» Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән биш милли максатның берсе булып тора. Төп бурычлар арасында - массакүләм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр өлешен электрон рәвештә 95% ка кадәр арттыру.

"Халык һәм бизнесның дәүләт белән уңайлы, җайлы һәм тиз хезмәттәшлеге - безнең команда үз алдына куйган өстенлекле максатларның берсе. Җир эшләрен башкаруга ордер, төзелешкә рөхсәт алу яки, мәсәлән, күп балалы гаилә таныклыгы алу һәр кеше өчен җиңел һәм аңлаешлы булырга тиеш. Республиканың дәүләт хезмәтләре порталы халык белән хакимият органнары арасында турыдан - туры аралашу өчен оптималь форматта мөмкинлек бирә», - дип шәрехли ТР Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы.

Чыганак: Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев