Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтырган янәшәдә йөри

Агулы үсемлек Сосновский балтырганы турында ел саен газетада язма бирелеп барыла. Бу җитди темага халыкның игътибарын даими җәлеп итү мөһим. Чөнки республикада балтырган һаман киңрәк мәйданнар яулый, агулы үсемлек һөҗүмен туктату проблема булып кала. Балтырганга каршы көрәш өчен чыгымнар шактый кирәк. Бер селтәнү белән генә әлеге афәттән котыла торган түгел. “Россельхозцентр”ның Саба районы бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров әйтүенчә, бу үсемлек Питрәч, Биектау, Балтач, Арча районнарында таралган. Димәк, яшел “дошман” әллә ни еракта да түгел, безгә күрше диярлек муниципаль берәмлек биләмәләрендә үсә икән.

“Күбрәк су буйларында, керергә бик авыр урыннарда таралган. Казанга бару юлында Питрәч районы биләмәсендә дә күпләп үсеп утыра алар. Торак пунктларда аны бетерү өчен химик препаратлар куллану тыелган. Яфраклары яшь, сабагы 20­40 сантиметр чагында, биткәкулга тимәсен өчен махсус кием киеп, балтырганны чабып алырга, тамырын казып өзәргә була. Бу очракта ул орлык бирә алмый калачак. Авыл хуҗалыгы җирләре булып саналмаган мәйданнарда тоташ тәэсир итүче гербицидлар кулланырга мөмкин. Селектив препаратларны кыяклы үләннәр чәчү белән куллану максатка ярашлы, алар чүп үләненең үсешен тоткарлый. Чәчү әйләнешеннән чыгарылган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге мәйданнарны сөреп, дисклап, бәрәңге, кузаклы культуралары утырту нәтиҗәле. Балтырганны топинамбур үләне кысрыклап чыгара ала. Быел ТР Министрлар Кабинеты 276 санлы карары (23.04.2021) нигезендә муниципаль районнарга балтырганга каршы көрәшү өчен бюджеттан 20 миллион сум субсидия бүленде. Шушы карар нигезендә җирле үзидарә органы комиссия төзи, аның составына “Россельхозцентр” белгечләре дә кертелә. Әлеге эшне башкару өчен җирле үзидарә органнары “Россельхозцентр” филиалы җитәкчесе исеменә заявка бирергә тиеш. Шуннан соң хезмәт күрсәтү Васил Кәбиров. Белгеч әйтүенчә, июль­август айларында чәчәк атучы балтырган бүлеп чыгарган серкәле тузан һавага таралып, тын юлларын да зарарларга сәләтле. Тирегә эләккән очракта тәнне пешерә. Тәнгә тигән согын тизрәк юып төшерергә, кояш нурлары белән тагын да азып китүдән сакланырга кирәк. Үзләренең җир участокларында кыргый балтырган үскәнен күргән гражданнар бу турыда “Россельхознадзор”ның территориаль бүлекләренә яки урындагы үзидарә органнарына хәбәр итә ала. Васил Кәбиров киңәш иткәнчә, аны бер­ике генә данә үскәндә бетереп котылуың хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев