Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан дәүләт мәдәният институты «Төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте» профиленә магистрлыкка абитурентлар кабул итә

Казан дәүләт мәдәният институты 2021-2022 уку елына «Культурология» юнәлеше буенча «Төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте» профиленә магистрлыкка абитурентлар кабул итә. Әлеге юнәлешкә 5 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Уку программасы Әл-Фәраби исемендәге Казахстан милли университеты белән студентлар һәм мөгаллимнәр алмашуны да күздә тота.

Институтка кабул итү әңгәмә нәтиҗәләре буенча уза, сораулар белән уку йортының рәсми сайтында kazgik.ru танышырга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат буенча элемтә өчен: Фәйзуллина Диана Фәрид кызы, музеология, культурология һәм сәнгать кафедрасы мөдире – 89063293298.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев