Саба таңнары

Сабинский район

18+
Язмалар

Җәйге вакытны сагыну

Җәмәгать, көннәр кыскара башлады. Димәк, әкренләп җәй дә үтеп бара. Гомумән, 10 ел инде “кыскартылган” җәйдә, ягъни кышкы вакыт белән яшибез...

  Эштән кайтып, хуҗалык мәшәкатьләренә керешергә өлгермисең, хәтта июнь аенда да кичке 9ларда Кояш офыкка күмелеп, караңгылана башлый. Ә иртән... Иртә белән таң инде күптән аткан, тәрәзәдән ургылып яктылык керә, “торыгыз” дип әтәчләр кычкыра, ә син һаман, хөрәсән ялкавыдай, урын өстендә ауныйсың. 1981 елда җәйге вакытка күчкәч, 33 ел буе эштән кайтканнан соң да әле нидер майтырырга дөнья кадәр көн (17.00дән 22.30га кадәр) барына сөенгән чаклар күптән артта калды.

Әлеге уңайдан сораштырулар үткәрелде, анысы. Нишлисең россиялеләр, нигездә шәһәр халкы, җәйге вакытка күчү-күчмәү мәсьәләсендә ялкаулыкка, иртән диванда озаграк аунап ятуга өстенлек бирде. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, 2011 елда 1 апрельдә сәгатьне күчерүгә уңай карашта торучылар 73 процент булса, тагын ике елдан 32 процентка гына кала. Нәрсә булган бу халыкка, диярсең. 2013 елгы социологик сораштыруда үземә дә катнашырга туры килде. Җәйге вакытка күчү мәсьәләсендә, ялгышмасам, 30 кешенең фикерен белешергә кирәк иде. Үзең яхшырак белгән, тормышта актив, аралашучан кешеләр белән элемтәгә керәсең бит инде. Андыйлар, әлбәттә, йоклап ятарга яратмый. Кыскасы, минем сораштыру нәтиҗәләре җәйге вакытка күчү файдасына 21:5 белән төгәлләнде. Тагын 4 кеше “миңа барыбер, ничек булса да ярый” дигән фикер белдергән иде. Шулай да ахыр чиктә, Россия буенча алганда, иртәнге якта бер сәгать татлы йокыларын кызганучылар җиңде. Сәгать телләрен 1 апрельдә бер сәгать алга, 1 октябрьда артка күчерүләрдән россиялеләр җан башына 80шәр киловатт-сәгать электр энергиясен янга калдыра иде. 2011 елдан соң бераз җәйге вакыт белән яшәп алдык. Ягъни сәгать телләрен күчерүләр туктатылды. Әмма 2014 елда, ни сәбәпледер, кабат кышкы вакытка кайтылды. Шуннан соң җәйнең соңгы ае августта ук яктыда әле тагын бер сәгать бакчада эшлисе урынга 8дән ут кабызып, өйдә утырабыз. Җәйге вакытка күчүне караңгы ноябрь-гыйнвар иртәсе өчен сөймәүчеләр барыбер оттыра. Чөнки нинди генә очракта да кыш көне яктырганчы эшкә барабыз һәм караңгыда кайтабыз. Ә менә сәгать телләрен алга күчермәгәч, җәйләрен көннең якты вакытын рациональ файдалана алмаячагыбыз бәхәссез.

Сүз дә юк, сәгать күчерү мәсьәләсенә кайсы яктан гына якын килмә, кешеләрне, алар “тургайлар”га һәм “ябалаклар”га бүленгән кебек, кышкы һәм җәйге вакыт тарафларына да аера. Берәүләр энергия экономияләү турында сөйләгәндә, икенчеләр халык сәламәтлеген алгы планга куйды. Әмма Мәскәү университетының география факультеты доценты Александр Панин раславынча, сәгать теле белән “уйнау”ның кеше организмына тискәре йогынтысы гомуми статистик принципларга гына нигезләнеп төзелгән. Крестьян гомер-гомергә сәгатькә түгел, Кояшка караган, иртә таңнан аяк өсте булган.

Шуңа күрә кышкы һәм җәйге вакытка күчүне кире кайтарырга тәкъдим итүчеләр әле дә бар. Дәүләт Думасы депутаты Михаил Матвеев фикеренчә, сәгатьне күчерү сезон алмашынуга җайлашырга ярдәм итә һәм кешенең таңга уяну вакытын якынайта, ягъни физиологик яктан оптималь вариант. “Өлкән яшьтәгеләр турында сөйләсәк, алар, кагыйдә буларак, эшкә йөрмиләр. Алар организмы күпме тели, шулай йоклый алалар. Эшләүче кешеләргә организмны үзгәртеп кору өчен 1-2 көн җитә", – дигән ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев