Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Аның да өлеше бар...

Җиңү көне алдыннан редакциягә Шәмәрдәннән күп­тәнге танышыбыз Хәниф абый Галим­җанов килеп керде. Ул үзе Бөек Ватан сугышы башланганда 7 яшьлек сабый гына булса да, снарядлар шартлавын үз күзе белән күргән, гаубицалардан аткан ветеран. Снарядның да ниндие генә әле – 1954 елның 14 сентябрендә Тоцк полигонында атом-төш бомбасын сынауда катнашкан солдат ул.

“Сез ул хакта яздыгыз инде. Ләкин Ватан сугышында булган Ахунҗан абыем искә алынмый калган. Хатаны төзәтәсем килә. Газета укучылар безнең нәселдән дә ил азатлыгы өчен көрәшкән кеше барлыгын белсеннәр иде. Газета битләренә кереп калсын иде исеме диясем килә. Бездән соң яшәячәк кешеләргә барып җитсен иде хәтер-хатирәм”,– дип сүз башлады Хәниф абый.

Сабай авылында Ахунҗан Шакир­җановны (фотода сулда) яхшы хә­тер­лиләр әле. Үз итеп “Ахун” дип йөрт­кәннәр аны. Тумышы белән Чулпыч авылынннан булган егет 18 яше тулу белән фронтка алынган. Пехотада хезмәт иткән. Илбасарларга каршы Смоленск җирендә сугыша. Бервакыт аны һәм тагын берничә солдатны дошманның җанлы көчләре турында мәгълүмат алыр өчен разведкага җибәрәләр. Ноябрь ае була. Немецлар аларны сизеп алып, көчле ут ача. Разведчиклар тирән генә елганың бозын ватып, муеннан суга керәләр. Ахунҗан яр буенда ботакка тотынып торганда уң кулына пуля тия. Аякларының да хәле бетә. Ату тавышлары бераз тынгач, Ахунҗан абыйны санитарлар килеп ала. Аны Үзбәкстанга хәрби госпитальгә җибәрәләр. Кулы тирегә генә эләгеп торса да, кисмиләр. Шулай итеп, абыйның 1942 елда һич көт­мәгәндә җәй көне Шыңар болыны аша авылга кайтып кил­гәнен күрдек”,– дип сөйләде Хәниф абый.

Кайткач озак та тормый, Ахунҗан Шакирҗанов эш белешеп Кемеровога китә. Кая инде ул кулы беләзектән кәк­ре кешегә шахтада җир астыннан йөк күтәрү лифты белән идарә итү. Эшеннән тиз азат итәләр. Авылына әйләнеп кайта. Сабайда гаилә корып яши, атлар карый, почта тарата. Хатыны Миннегөл белән өч бала үстерәләр. 2006 елда вафат була.

Язма белән Хәниф абыйны да таныштырдык. “Булган, хәзер күңелем тыныч. Аның да Җиңүгә күпмедер өлеше кергән бит”,– дип куанычын белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X