Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ДАРУСЫЗ ТЕРЕЛТӘ

Соңгы вакытта «Ашыгыч ярдәм» бүлегенә еш мөрәҗәгать итәргә туры килде. Яшь барган саен кәеф төрлечә була, кан басымы да уйнап бимазалый.

Һава торышының еш үзгәреп торуы да тәэсир итми калмыйдыр.Авырган чакта медицина ярдәме күрсәтергә килүче шундый игелек ияләренең берсе - Халидә Вафинаны дарусыз да терелтә дияр идем. Йөзе ягымлы, куллары шифалы.Үз эшен бик яратып, бөтен күңелен биреп башкара. Хезмәттәшләре Фәридә Насыйбуллина белән Әлфия Вәлимөхәммәтова да мактау сүзләренә лаеклы. Кызларның барысына да һәм дәвалаучы табиб Марат Барый улына авыруларга шулай игътибарлы булганнары өчен медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан олы хөрмәт сүзләре барып ирешсен. Мактаулы, әмма җаваплы эшләрендә уңышлар, үзләренә дә бик яхшы сәламәтлек телим.

Рузия Абдуллина,

Саба.

Фото: https://pixabay.com | jarmoluk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев