Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Икътисадчы Илдария

Ай арты ай үтеп, ел тәмам­лануга, хуҗалыкларда башкарылган эшкә хисап җыелышлары башлана. Күмәк хезмәткә саннар белән дәлилләп гомуми нәтиҗә ясау, билгеләнгән планнарның ничек үтәлгәнен, кайсы тармакка акчаның күпме тотылганын бәйнә-бәйнә аңлату икътисадчыга йөкләнә. Хисап җыелышларында катнашуымнан чыгып, хуҗалыкларда еллык эшчәнлеккә тирән анализ ясаучылар исемлегенә иң элек “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе баш икътисадчысы Илдария Вәлиеваны кертер идем.

Ул үзе Кукмара районы кы­зы. Урта белемне туган авылы Ямбулат-Пустыштан (Күкчә) 2 километр ераклыктагы Завод-Нырты мәктәбендә алган. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, хезмәт юлын да шушы җирлектә башлый. “Әтием гомере буе механизатор, әнием сыер савучы булып эшләде. Ә минем кечкенәдән хыялым бухгалтер булу иде. Яхшы укыдым, теләгемә ирештем, 1990 елда “Саба” совхозына алган белгечлегем буенча эшкә билгеләндем. 1992 елда директорыбыз Вакыйф Мәүлинны Гафур Шәйхуллович алыштырды. Бик таләпчән, кешенең вазифасына карашын тиз күреп алучы җитәкче булды ул безгә. 1997 елда, син булдыра аласың дип, баш икътисадчы итеп тә Гафур Хәсәншин күчерде. Аны эшкә ныклап өйрәтүчем дип әйтә алам. Остазыма хәзер дә бик рәхмәтлемен.”,– ди хезмәтен 31 ел намуслы башкарып, “Саба” совхозының “Нырты” предприятисе итеп үзгәртелү этапларын узган Илдария Сәлим кызы.

Бухгалтер белән икътисадчы белгечлекләре бер-берсеннән шактый аерыла. Бухгалтер ул реаль саннар-цифрлар белән эш итүче, "дебет" белән "кредит"ны туры китерүче. Хуҗалыкның айлык, квартал, еллык эш нәтиҗәләреннән чыгып хисап төзүче. Ә икътисадчы шул саннарны фаразлаучы, җитештерүнең нәтиҗәлелеген, рентабельлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән эш башкаручы. “Икътисадчы хыялыйрак һөнәр дип әйтимме. Бик җаваплы, кеше белән эшлисе. Куелачак хезмәттән булачак табышны, чыгымнарны алдан күзалларга, барысын да киләчәкне күздә тотып планлаштырып, икътисадый яктан дөрес фаразлый, җитештерелгән продукцияне сыйфатына карап нигезле бәяли белергә кирәк. Эшчеләргә хуҗалык елына куелган планнарны, аның үтәлешенә ирешү өчен эшне ничек оештырырга кирәк булачагын, хезмәт хакларының каян килеп чыкканлыгын, ни өчен шулай исәпләнгәнлеген дә эшчеләргә аңлату безнең өстә. Рус әйтмешли, миңа бик повезло. Чөнки булдыклы, таләпчән, бурычларны дөрес итеп куя белгән җитәкчеләр белән эшләдем. Шуңа да “Нырты” икътисадый яктан алдынгы хуҗалыкларның берсе, күрсәткечләребез начар түгел. Дөрес, хәл итәсе мәсьәләләр дә күп, бәяләрнең көннән-көн артып торуы, быел килеп туган терлек азыгы проблемасы үсешкә аяк чалды. Авырлыкларга карамастан, хуҗалыктагы 109 эшчебез үз вазифаларын башкара. Моң-зарларын тыңлыйбыз, сорауларын җитәкчеләр уңай хәл итәргә тырыша”,– ди ул.

“Үз һөнәренең остасы. 2017 елда “АПКның иң яхшы хезмәткәре” дипломы белән бүләкләнде, грант алды. Вази­фасының чын асылын белә, бай эш тәҗрибәсенә ия. Хез­мәтен хөрмәтләп Авыл хуҗа­лыгы министрлыгы Мактау грамотасына да тәкъдим иттек, алла бирсә, ул килер. Пред­приятиенең белгечләре, халык аның эшеннән канәгать”,– диде хуҗалык җитәкчесе Ильяс Дәү­ләтҗанов икътисадчы турында.

Гаилә тормышына килсәк, язмыш дигәнең әле генә 50 яшен билгеләп үткән Илдария ханымны нык сынаган булып чыкты. Ире үлеп, 38 яшендә пар канатсыз калган. Бу авыр хәсрәтне күтәрә алмыйча, ике ел дигәндә әтисе белән әнисе дә дөнья куя. Ике улын ялгызы үстерә. Инде олысының үз тормышы, балалары бар. Тормыш сынауларын сабыр гына үтү өчен Илдария кебек көчле булу кирәктер. Эше һәм яшәеше аңа яңадан-яңа шатлык-сөенечләр генә өстәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев