Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кешеләрне кешегә илтүче юллар

Китап киштәсе.

2018 елгы китап яңалыкларына күчәргә дә вакыт җитте. Берәмтекләп аларны барлауга керешәбез, димәк. Бу сезон безгә шактый кызыклы, ымсындыргыч исемлек тәкъдим итә: Бернар Вебер «Из потустороннего мира», Харуки Мураками «Убийство командора», Фредерик Бегбедер «Жизнь без конца», Рутгер Брегман «Утопия для реалистов», Нури Робен «Смерть Сталина», Борис Акунин «Не прощаюсь», Алексей Иванов «Тобол. Мало избранных», Дина Рубина «Рябиновая роща», Гузәл Яхина «Дети мои»… Үзебезнең китап нәшриятында басылып чыкканнары – аерым бер киштәне тәшкил итә. Барысына да – үз вакыты. Әлегә быелгы иң көтелгән китапларның берсеннән башлый торыйк.

 

 Джулиан Барнс, «Одна история»

Джулиан Барнсның яңа романын көтеп алу дөнья укучысына гына түгел, ә рус телле аудитория өчен дә үзенә күрә бер тенденциягә әверелде, дисәк, ял­гышмабыз, дип уйлыйм. «The only story», ягъни «Одна история» белән дә шулай булды – баштарак ул инглиз тел­ле ленталарда пәйда булса, ак­рынлап, әле тәрҗемә ителгәнче үк, инде русчага үзешчән тәр­җемәләрдә дә челтәрдә «йөри» башлады. Кыскасы, 2018 елгы ки­тап яңалыклары арасында ул иң көтелгәннәреннән берсе иде…

Барнс исеме рус укучысы­на инде күптәннән һәм яхшы таныш. Бездә аның әсәрләренә игътибар да, ихтыяҗ да шактый зур. Шуңа да ул, хаклы рәвештә, рус теленә яхшы тәрҗемә ителгән хәзерге көн авторла­рының берсе буларак исәпләнә. Инде заман­ча классикага әверелгән «Метроленд» романы кайчандыр рус укучысы шулай ук яратып укыган Сомерсет Моэм премиясенә ия дип табылган иде. Әлеге әсәр бездә шактый попу­ляр – аны 1960 елгы буынның гыйсъянчы һәм нигилистлары манифесты дип тә атыйлар.

Соңрак Барнс безне «До того, как она встретила меня», «Лю­бовь и так далее», «Попугай Флобера», «История мира в 10 ½ главах», «Шум времени», «Как все было», «Англия, Англия» һ.б. әсәрләре белән сөендерә кил­де. Ә менә 2011 елда Букер пре­миясенең шорт-битенә эләккән (Барнс Букерга моңа кадәр дә 3 тапкыр тәкъдим ителә) һәм ахыр чиктә аңа лаек дип тә табылган «Предчувствие конца» романы минем шәхси коллекциямдә (һәм минем генә дә түгел, бу Барнс­ның, сораштырулар күрсәткәнчә, «иң-иң» әсәре дип санала) иң ка­дерлеләрдән.

 

1-3

Әдәбиятка ярлыкларны язучы­лар үзләре түгел, ә тәнкыйтьчеләр тага. Миңа күп еллар дәвамында бик күп төрле «лейбл»лар йөр­тергә туры килде. Бер Америка тәнкыйтьчесе мине «предпостмо­дернист» дип атады. Хәзер дә ул төшенчәнең мәгънәсенә төшенә алганым юк әле. Ничек кенә бул­масын, без инде бернинди ярлык­ларга да туры килмибез, минемчә. Модернистлар моннан йөз ел элек иҗат итсә, постмодернистлар (әй­тик, Борхес буыны) инде барысы да – кабердә. Без хәзер кемнәр була алабыз, дисезме? Пост­постмодернистлар, дигән атама киләме шунда ук телегезгә? Юк­тыр, дип ышанасым килә. Минем романнар, үзегез билгеләгәнчә, бер-берсеннән шактый аерыла: кайсылары формаль рәвештә новаторларчадыр, бәлки, икен­челәре, киресенчә, кинәт кенә – традицион. Мин абстракт әдәби агымга караганда, хәзер яза тор­ган конкрет китабыма тугры ка­луны кулайрак күрәм. Әйдәгез шартлы рәвештә, без язганнарны Пост‑Лейбл әдәбияты дип атап карыйк, булмаса.

Джулиан Барнсның «Российская газета»да басылган әңгәмәсеннән.

Аны бүгенге заман язучы­ларыннан иң аяусызы, «коры» теллесе, һәм бер үк вакытта «төзәлмәс романтигы» да дип атыйлар. Мәхәббәтнең тор­мышчан нюансларын сурәтләүдә Барнс кадәр саркастик-усалы да, нечкә-лиригы да юк бугай. Хәер,

берсе икенчесе белән аерылгы­сыз бәйләнгән бит – никадәр нечкәрәк булса, кеше шулкадәр агрессиврак рәвештә үз‑үзен саклый, тышкы факторларга каршы тора да. Вакыты-вакы­ты белән романтизм чорында – Ромео-Джульетталар хиссияте заманында калгандай тоелган Барнс геройларына бу ике чик аеруча хас. Быелгы «Одна история» романы язучының моңарчы дөнья күргән роман­нары арасыннан иң күңелгә тия, иң тетрәндерә торганыдыр да, бәлки. «Предчувствие кон­ца» әсәренең дәвамы буларак язылган әлеге әсәр, һәрхәлдә, минем китап киштәмә төшмәскә менеп кунаклады.

Тәнкыйтьчеләр романны «кеше мөнәсәбәтләрен гаять җентекле, ювелирларча нечкәлек һәм оста­лык белән анализлаган заманча әсәрләрнең берсе» дип тамгала­ды. Барнсның «иярләгән» өлкәсе бу – мәхәббәттәге метаморфоза­лар. «Кеше кайсы урында иң нык ачыла, аны шунда эзләргә кирәк» дигән позициядә тора ул. Нәкъ менә шунда кешенең фәрештәлә­ре дә яши, иблисләре дә, аныңча. Һәм, асылда, кешене, барнсча, нәкъ менә мәхәббәт тарихы бил­гели дә – беренчесе һәм соңгы­сы. Әнә шулай, мәхәббәтне мик­роскоп астына куеп тикшереп, ул аның кискен борылышларында кеше табигатенең ничек чагы­луын, характерының ничек фор­малашуын күрсәтә безгә. Беренче мәхәббәт – моның өчен иң кулай эксперименталь база, кинәнеп тикшеренүләр уздырырга мөм­кин. «Афәрин, Барнс!» – дияргә генә кала.

«У большинства из нас есть только одна история. История любви у каждого своя. Пусть она закончится крахом, угаснет, пусть даже не начнётся вовсе и останется в воображении, но от этого она не станет менее реаль­ной. Наоборот, она может стать даже более реальной. Иногда встречаешь пожилых супругов, которые, как видно, до смерти наскучили друг дру­гу, и диву даёшься: что между ними общего, почему они до сих пор вместе? И оказывает­ся, не потому, что их держат условности, привычка и са­моуспокоенность. А потому что у них есть история любви. Она есть у каждого человека. И это – единственная исто­рия».

Һәм менә безнең самими рәвештә «мәхәббәт романы» дип кенә кабул итәргә әзер бул­ган романыбыз аяусыз рәвештә иҗтимагый чынбарлыкның кур­кыныч кисемтәсенә әверелә – уз­ган гасыр Англиясе, Лондоннан ерак булмаган кечкенә генә ыспай шәһәрчек. Геройлар аны китап­ның буеннан-буена «Деревня» дип атый. Бар да җайга салынган: җитеш тормыш, бу тормышның бер өлеше булган урта хәлле (ә ул урта хәллелек безнекеннән шактый аерылып тора, монысын да онытмыйк) буржуа әфәнделәр һәм ханымнар тормышларын ни белән дә булса бизәргә ом­тылып яшиләр. Теннис – шул ма­выгуларның берсе. Һәм менә көтмәгәндә-уйламаганда, «авыл»­ның зур өметләр уяткан «алтын яшьләре»нең берсе – 19 яшьлек Пол исемле егетебез – теннис клубына барган җиреннән үзенә әнисе булырдай, 40 яшьтән узган ханымга – җирле сәяси клерк­ның хатыны Сьюзен Маклауд­ка гашыйк була. Көпә-көндез, Англия чынбарлыгы уртасында, үз яшенең зирәклегенә, ышаныч­лылыгына карамастан… Сьюзен Маклауд та япь‑яшь егеткә карата чын хисләр белән яна башлый. Сьюзенның Полдан өлкәнрәк, инде университетта укый тор­ган ике кызы бар. Полның әти-әниләре аңарга бөтенләй икен­че төрле язмыш тели. Баштарак «кәмит бер скандал» рәвешендә генә кабул ителгән, бөтен «авыл»­ны тетрәндергән әлеге вакыйга акрынлап «кәмит» кенә булу­дан туктый. Әмма шуның белән тагын да аянычрак төсмер ала. Кешеләр башка кешеләргә, баш­тарак төрттереп, аннан ачыктан-ачык мыскыллап, һөҗүмнәр ясап, «кәмит»не әле кичерергә дә әзер, ә менә чын хисләрне, ихласлык­ны – беркайчан да! «Дөньядагы иң куркыныч нәрсә – ихласлык һәм чын тойгылар» – Барнс ро­маннары аша кызыл җеп булып үтә торган мотивларның берсе бу.

Һәм менә аяк астыннан туфрак киткән, өендә ире тарафыннан еллар буена кыйналып, җәберлә­неп яшәгән (әмма беркайчан да бу хакта «авыл» халкына сиз­дерергә җөрьәт итмәгән һәм мәң­ге җөрьәт итмәячәк тә!) Сьюзен белән әле ул туфракта ныклап басып та тормаган Пол икәүләп Лондонга чыгып китәләр, Сью­зенның булган акчаларына йорт юнәтәләр һәм… бергә яши баш­лыйлар. «Авыл» өстенә аяз көндә бомба төшкәндәй була. Әмма… ул шартламый кала. Кешеләр, бу акылга сыймаслык тарихны эчләренә йомып, азагы ни бу­лып бетәчәген көтә башлыйлар: мәхәббәт бит ул башында гына матур вә соклангыч, ә тора-бара, җаваплылыкка һәм көндәлек ма­тавыкларга әйләнгәч, тотып кара син кулыңда ул асыл кошны…

Сьюзен белән Пол язмышына төшкән сынау озак дәвам итә – 10 елдан артык. Бу аралык эчендә төрлесен кичерергә туры килә

лектән чыккан, инде алга таба дәвам итәргә, хәтта ки яшәргә дә көчләре калмаган чакта да… «Минем сиңа кадәрге гомеремдә син кайда идең?» дигән җөмлә саклый аларны. Әмма тора‑бара бу җөмләнең мәгънәсе дә, каян килгәне ачыкланып, үз көчен һәм кадерен җуя. Инде ул да җуелгач, әле хисләренең башында гына Сьюзенның Полга әйткән сүзләре сакларга керешә яратуны:

«Согласись: мы – отрабо­танное поколение. Лучшие ушли. Остались людишки мелкого пошиба. В этом суть любой войны. Поэтому теперь одна надежда – на твоё поко­ление».

Респектабельлек икенче киемгә әверелгән тормыш эчендә үзлә­ренең ялангач хисләре һәм ом­тылышлары белән икәүдән-икәү калган бу гашыйклар безгә бүген­ге тормыш шартларында берни­чек тә күзаллана алмаган Ләйлә белән Мәҗнүнне, Таһир белән Зөһрәне хәтерләтә. Аларны шу­шындый шартларга китереп куй­саң, ни булган булыр иде икән? Ипотека түләтсәң, бурычларга батырсаң, тормыш алып барырга кушсаң… Мәхәббәт романнардан укыр һәм Инстаграмдагы фото­ларда матур итеп элеп күрсәтер өчен генә ярый хәзер, димәк? Ә бәлки, без аны ныграк кире каккан, танымаган саен, ул кай­чандыр безне аулап алыр өчен хәстәрен көчлерәк күрәдер?

1-2

Пол белән Сьюзен тарихы, көтелгәнчә, аяныч тәмамлана, дияр кайбер укучылар. Юк, кө­телгәнчә, рациональ һәм тор­мышчан. Әмма ул тыштан кара­ганда гына – тәмамлана. Шундый зур көч, хис бер яндырып-көйде­реп үткән икәү өчен тормыш – үзләре исәндә – беркайчан да тә­мамлана алмаячак.

«Он подгонял жизнь под свой темперамент, она подгоняла свой темперамент под жизнь. Её путь был, конечно, более рискованным, поскольку сулил больше радостей, но не ос­тавлял страховочной сетки… Страховочная сетка отсутст­вовала. В его воспоминаниях всегда возникал один и тот же образ. Она висит за ок­ном, а он удерживает её за запястья, не в силах втянуть обратно, но и не позволяя ей упасть; две жизни замерли в мучительном ожидании…

Я и не подозревал, что её раздирает тревога. Отку­да мне было знать? Я думал, тревога засела только во мне. Но теперь понял – к сожале­нию, запоздало, – что трево­гой терзается каждый. Нам, смертным, от неё никуда не деться. У нас есть нор­мы поведения, помогающие унять её или притупить, есть шутки, заученные реплики, привычки и множество спо­собов отвлечься и развеяться. Но в каждом из нас, я убеж­ден, затаились смятение и тревога, готовые в любой момент вырваться наружу. Одних тревога подталки­вает к Богу, других к отчая­нию, одни с головой уходят в благотворительность, другие в пьянство, одни пог­ружаются в эмоциональную отрешенность, а другие вы­бирают для себя такой образ жизни, который, по их мысли, ограждает человека от серь­ёзных потрясений».

Әмма бу – иллюзия. Асылда, роман кешеләрнең үзләре ха­кында булган иллюзияләрен анализлау һәм чәлпәрәмә ки­терү максатыннан язылган әсәр. Үзенә дә замандашларына да бу иллюзияләр артында яшеренеп яшәүнең ни дәрәҗәдә куркы­нычсыз икәнлеген бик яхшы аң­лаган автор, аңлы рәвештә, әлеге адымга бара: менә хәзер, шушы урында ясалма битлекләрдән арындырмасаң, үз‑үзенә туры карарга мәҗбүр итмәсәң, ке­шеләр инде… кеше булудан тук­тарга да мөмкиннәр. Җәмгыять безне роботлаштыру юлында һәм техник, һәм эмоциональ тәэсир итү ысуллары мәсьәлә­сендә көннән-көн камилләшә бара. Без дә аның артыннан куу­ны дәвам итикме, ди ул.

Һәм кешене кешегә якынай­туның, аңлашуга китерә алу­ның бернинди технократия, сәяси һәм иҗтимагый корылыш та тәкъдим итә алмаган иң бо­рынгы юлын тәкъдим итә – яратуны. «Возлюби ближнего своего» тәгъбиренең заманча вариациясе, дип ирония белән елмаерсыз, бәлки. Ә нишләп әле юк, ди? Юкса без, тәмам ав­томатлашып, бер-беребезгә бул­ган риясыз ышанычтан бөтенләй мәхрүм калырга да мөмкинбез түгелме?

Һәрбер кешенең тормышы – эмоция-кичерешләр көрәше барган сугыш кыры түгелмени? Ә бит тор­мышлары эмоциональ күтәрелешләр һәм упкын­нардан тормаса, роман каһарманнары «яшәгән» яссылыкта безгә бик тә күңелсез булыр иде. Язу­чының бурычы – бер үк вакытта серне сурәтләү дә, аны анализлау да. Персонажларның эмоцио­наль тормышына мөнәсәбәтем язу процессының үзенә булган кебек үк: мин аларга тулаем кереп тә күмеләм, шул ук вакытта үземне тыеп торыр­га да мәҗбүр булам. Минем әсәрләрем, гадәттә, автобиографик характерда түгел. Роман-тәүбә, роман-терапия кебек төрләргә гомумән ышанмыйм. Кайчакта үз тормышымда булган вакыйганы сюжет канвасында кулланырга мөмкинмен әле, әмма анысын да ул объектив рәвештә кирәк булганда, зур ихтыяҗ тудырганда гына. Һәм, аңлашыла ки, ул тулаем һичкем тарафыннан да танылырлык булмаса гына.

Джулиан Барнсның http://offtherec.org/ru/ сайтындагы әңгәмәсеннән.

http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X