Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Коръән китабында искә алынган җиләк-җимешләр

«...җимешләр белән капланган банан агачларыннан төшкән күләгәләр…» («Вакыйга» сүрәсе, 29нчы аять).

«Ул сезнең өчен күктән яңгыр яудырды. Эчәр өчен су бирде, хайваннарыгыз утлап йөрсен өчен үләннәр үстерде. (Аллаһ) сезнең өчен игеннәр, зәйтүннәр, хөрмә агачлары, йөземнәр вә җиләк-җимешләрнең һәрберсен үстерде. Боларда башында фикере булган кеше өчен, әлбәттә, Аллаһның барлыгына, Аның чиксез кодрәтенә дәлил бар» («Бал корты» сүрәсе, 10–11нче аятьләр).

Изге Коръән китабында нинди ризыклар искә алына соң?

«Күктән су койдырганнар да Ул — Аллаһтыр. Менә, шулай итеп, без төрле үсемлекләрне сугардык. Ул яшел үсемлекләрдән бер-берсенә тыгыз урнашкан орлык бөртекләре чыгардык. Хөрмәнең ботакларыннан асылынып торучы тәлгәшләр, йөзем баглары, бертөрлесе бер-берсенә охшамаган зәйтүн вә анар бакчаларын булдырдык. Тулып өлгергәндә, җимешләрен (татып) карагыз. Шикләнмичә иман китергәннәр өчен монда гыйбрәтләр бардыр» («Әнгам» сүрәсе, 99нчы аять).

Анар

Борынгы заманнарда анар (гранат) агачы кешеләрнең көндәлек тормышында бик зур файда китергән. Агачыннан төрле йорт җиһазлары эшләгәннәр, кабыгы белән тукымалар буяганнар һәм тире авыруларын дәвалаганнар, хәтта аны кортлардан котылу өчен дә кулланганнар, ә яфракларыннан кешеләр кара төстәге буяу ясаганнар. Анар агачының орлыклары бал белән бергә томауга, теш авыртуларына каршы кулланылган, ә аның чәчәкләреннән ясалган кайнатманы яраларны төзәтү өчен файдаланганнар.

Йөзем

Йөзем иң кадерле җимешләрнең берсе булып санала, чөнки ул якынча 20% глюкозадан тора. Физик йөкләнеш алган кешеләргә бик тә кирәкле ул. Аның составында булган глюкоза, калий һәм тимер канның барлыкка китерү процессын тизләтә. Шулай ук йөзем ашказаны, бавыр, бөер авырулары белән көрәшергә ярдәм итә, бөерләрнең эшләве яхшырганга күрә, токсинлы матдәләр организмнан чыга.

Киптерелгән йөземнең дә файдасы аз түгел: ул баш миенең эшләү процессын активлаштыра, кайбер табиблар аны йөрәге белән проблемалар булган кешеләргә ашарга куша.

«Шулай итеп (җиргә сеңгән дым аркасында), хөрмә бакчалары һәм йөзем баглары үстерәбез. Аларда сезнең өчен мул җимешләр бар, сез аларны рәхәтләнеп, шөкер итә-итә) ашагыз» («Мөэминү» сүрәсе, 19нчы аять).

Инҗир

«Инҗир һәм Зәйтүн агачлары, Сина тавы, вә шушы изге, иминлек шәһәренең исеме белән ант итәм ки: Без, чыннан да, кешене бик тә гүзәл кыяфәттә яралттык» («Тин» сүрәсе, 1нче аять).

Инҗир составында фосфор, кальций, калий, магний, тимер, клетчатка, А, В, В2, В3, В6, С витаминнары, омега-3 һәм омега-6 бар. Шушы серкәләрнең җитмәве баш миенең, нерв системасының, йөрәк-кан тамырларының эшләвен тоткарларга мөмкин. Инҗир тиз арада көчне яңадан торгыза, мускулларның аруы белән көрәшергә ярдәм итә, нервларга да зур тәэсир күрсәтә, клетчаткада булган матдәләр кандагы холестеринны киметә. Составында кальций булган җимешләр арасында инҗир икенче урында тора. Бер киптерелгән инҗирда 7% калий, 6% тимер һәм 6% кальций бар. Болар исә кешегә бер тәүлек өчен җитәрлек микъдар. Бер чынаяк киптерелгән инҗир составындагы кальций күләм ягыннан бер стакан сөттәге кебек үк.

Банан

«...җимешләр белән капланган банан агачларыннан төшкән күләгәләр…» («Вакыйга» сүрәсе, 29нчы аять).

Шушы өзек тәкъва кешеләрнең торган урынын сурәтли. Бананның файдасы аның туклыклы булуында. Әлеге җимешнең гомуми составының 23%ы төрле углеводлар һәм калийдан тора. Алар ярдәмендә банан безнең организмдагы зыянлы матдәләрне куа. Составында булган натрий йөрәк тибеше һәм су балансын нормада тотарга ярдәм итә. Ул салкын тигәндә, төшенкелеккә бирелгәндә дә бик файдалы.

Хөрмә

Хөрмә 50% глюкозадан, 2,2% аксымнан, А, В1, В2 витаминнарыннан тора. Аксымнар иммунитетны, А витамины күз мускулларын, тешләрне ныгыта. В1 — нерв системасын стимуллаштыра, В2 майларны, углеводларны яндыра, күзәнәкләрне яңарта. Хөрмә канның составын яхшырта, аның составында бүтән җимешләрдә булмаган 23 төрле аминокислота бар. Составындагы селен яман шеш авыруы барлыкка килү куркынычын киметә.

Зәйтүн

Ул чәчләргә файдалы булган Е витаминына, сөякләрне ныгыта торган кальцийга бай, күз авыруларына, ашказаны ялкынсынуына һәм гастритның барлыкка килүенә каршы көрәшә. Хроник гипертония вакытында кан басымын стабильләштерә, баш миендәге тамырларның халәтен яхшырта, күзәнәкләрнең мембраналарын барлыкка китерүдә катнаша.

Шунысы гаҗәп: хөрмә дә, зәйтүн дә һәм башка җимешләр дә бер үк туфрактан үсеп чыгалар, ләкин һәрберсенең үз исе, үз тәме, үзенчәлекләре. Табыныбызда шушындый ризыкларны күреп, без, һичшиксез, рәхмәтебезне Аллаһка әйтергә тиешбез. Тәм, ис сизмәсәк, никадәр ләззәтләрдән мәхрүм калыр идек.

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев