Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Мәктәпләр башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашатырга әзерме?

    Бушка туклану яхшы, әмма бүген төп проблема — балаларның җылы ризык ашамавында.

    Киләсе уку елыннан башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында әйтте. Мәктәп ашханәсендә тукланырга яратмаган балаларның ашказанына бушлай ризык белән юл табып булырмы? Зарланмыйча ашый белсәләр, бик рәхмәт.

    Президент белдергәнчә, яңалык техник яктан шартлар тудырылган мәктәпләргә быелның 1 сентябреннән кертеләчәк. Калганнар бу эшне 2023 елдан соңга калмыйча башларга тиеш. Билгеле, сүз сыйфатлы, кайнар ризык белән тәэмин итү турында бара.

    Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдергәнчә, барлык мәктәпләр дә башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру мөмкинлегенә ия.

    — Республикадагы барлык мәгариф учреждениеләрендә дә башлангыч сыйныф укучыларын тәэмин итү өчен техник җиһазлар бар. Моны исәпкә алып, республика Россия Президенты йөкләмәсен кыска вакыт эчендә үтәүне оештыра алачак, — диде ул.

    Бүген мәктәпләрдә туклану буенча вазгыять ничек? Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белештек.

    — Быелгы уку елы уртасына районнардан алынган мәгълүматлар буенча, мәктәпләрдә 416 меңнән артык укучы кайнар аш белән тәэмин ителгән. Башлангыч сыйныф укучылары — 96,7, 5–11 сыйныф укучылары — 96,4 процент дигән сүз бу. Башлангыч мәктәпләрдә укучыларның 67 проценты көнгә ике мәртәбә туклана. Туклану мәсьәләсен оештыру районнарга йөкләнгән. Ташламалар башкарма комитет карары нигезендә билгеләнә. Күп балалы гаиләләрдән 13160 бала бушлай ашый. Аз керемле гаиләләрнең 85 проценты мондый мөмкинлеккә ия. Дәүләт биргән субсидия күләме — 7 сум 70 тиен, — дип белдерделәр министрлыкта. — Мәктәпләрнең күбесендә ризык әзерләү өчен шартлар тудырылган, бары 97 мәктәптә генә ризыкны тарату өчен буфетлар эшли.

    Яңалыкны әти-әниләр бик сөенеп кабул иткән. Әмма безнең халыкның бушлайга шикләнеп карый торган гадәте бар. Янәсе, бай һәм аз керемле гаиләләр дип бүлмәсләрме?

    — Бу көннәрдә авыл халкы Путинның юлламасы, бушлай туклану турында гына сөйләшә. Бик дөрес фикер бу. Авылда яшәүче әти-әниләрнең күбесенең эше юк. Ә баланы ашатыр өчен акча табарга кирәк. Бездә барлыгы 68 бала укый. Ашамаган бер генә бала да юк. Дәүләт бирә торган субсидия, бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш хисабына әти-әниләрнең хәлен җиңеләйтергә тырышабыз. Әти-әниләр айга 250 сум түли. Башлангыч сыйныф укучылары көнгә уртача — 45, калганнар 30 сумлык туклана, — ди Чүпрәле районының Иске Чокалы мәктәбе директоры Илһам Хәйретдинов.

    Шәһәрдә дә әти-әниләрнең акчасы ташып тормый. Ләкин газиз бала өчен акча кызганып булмый. Тик балалар борын җыермыйча гына ашый беләме соң?

    — Кызым Казанның 181 нче мәктәбендә 3 нче сыйныфта укый. Көнгә ике тапкыр ашау өчен 135 сум акча түлибез. Айга, ел буена күп акча бу. Аз керемле, бюджет өлкәсендә эшләүче әти-әниләр өчен зур ярдәм булыр иде. Башлангыч кына түгел, барлык укучыларны да бушлай ашатырга кирәк, — ди «Болгар» радиосы хезмәткәре Камилә Шиһабиева.

    Казан гимназиясендә табиб булып эшләүче Әлфия Нуриева да сөенә бу яңалыкка. Бушка туклану яхшы, әмма бүген төп проблема — балаларның җылы ризык ашамавында.

    — Ризык тәмле, төрләндерелгән. Тагын нәрсә кирәк? Берәү дә аларга өч көн элек пешерелгән ашны җылытып бирми. Көн саен — яңа төр ризык. Шуңа да карамастан, ашханәдә тукланмасаң ярыймы, диләр. Ашханәгә кергәндә, беренче сорау: «Менюда нәрсә?» Тамагы ачыккан бала мондый сорауны бирми, ул тыныч кына утыра да ашый. Нәрсә ошамавын әйтә алмыйлар, — ди табиб-диетолог. — Бер көнне ашарга теләмәгән бай баласы белән сөйләштем. «Без өйдә горбуша ашамыйбыз, балыкның кыйммәтлесен генә сатып алабыз», — ди. Ногыт борчагыннан пешерелгән ризык, яңа сыгылган сок эчәләр икән. Мәктәпкә исә букчаларына коры-сары тутырып киләләр. Бу бит симерүгә китерәчәк. Бала эремчек, сөт, ит, кәбестә һәм башкасын да ашарга тиеш. Ботка ашаса, сөтен эчсә, төшкә кайнар ризык булса, бу инде — дөрес туклану. Кызганыч, әти-әниләр балаларының нәрсә ашавын игътибарда тотмый. Иртә белән ботка ашатып җибәрергә кирәк. Бу баланың сәламәтлеге өчен бик файдалы. Ашказаны авыртулары баланың психикасына бәрә. Хәзер һәр балага психолог кирәк. Кайбер балалар үзләре белән ризык йөртә. Әгәр ризык суыткычка тыгылмыйча, 2–3 сәгать тора икән, аны эт-мәчегә генә ашатырга ярый. Әти-әниләр өйдә ашау мәсьәләсен күз уңында тотса иде.

    Фото: архив/Владимир Васильев

    Чыганак: vatantat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: