Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Өченче бәбине ничек табып өлгерәсе?

    Авылда яшәүче яшьләрне бүген нәрсә борчый һәм кызыксындыра? Алар ни тели һәм нәрсәгә өметләнә? Югары хезмәт хакы булган эш урыны, торак, өченче бәбиләрен алып кайткан әниләрнең һәм пособиегә өмет итү яшен 35кә кадәр арттыру, файдалы мәгълүмат­ларның яшь­ләргә барып ирешмәве, фермерлык эшендәге каршылыклар... Авыл яшьләре фору­мының пленар утырышында әнә шул һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

    Яшьләрне борчыган мәс­ь­ә­ләләрне Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министрлыгы гына түгел, Яшь­ләр эшләре министрлыгы да тыңлады. Марат Әхмә­тов­ның да, Дамир Фәтта­ховның да яшьләрне ише­тергә, гозер­ләрен тыңларга әзер булуы, ике яклы сөй­ләшүне тагын да җанлырак итеп күрәселәре килүе сизелде. Тик яшьләр бу мөм­кинлек­тән тулысынча файдаланмады дигән фикер кал­ды. Утырышның сорау-җа­вап өлеше сүлпәнрәк узды.


    “Игътибардан читтә калмассыз”

    Форумның төп оештыручысы булган “Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗти­ма­гый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова да, Дамир Фәтта­хов та Марат Әхмәтовны яшьләр белән эшләүдә үрнәк итеп күрсәтте. Министр, чыннан да, яшьләрне аерым бер игътибар белән тыңлап, кайбер проблемаларны чишүдә ярдәм кулы сузарга әзер икәнлеген белдерде.


    – Авыл бит ул авыл ху­җалыгы гына түгел, аның яшәү рәвеше күпкырлы һәм бик күп төрле. Анда укытучылар да, сәламәтлек өчен кайгыртучылар да, мәдәниятне җитәк­ләүчеләр дә, сатучылар да – барысы да кирәк. Казандагы мондый матурлыкны, үсешне күргән кешенең авылга бик кайтасы килмидер инде. Шуңа күрә биредә үзен табарга тырышкан, шул ук вакытта авылны онытмаган, аңа карата мәхәббәт белән яшәгәннәргә без бик рәхмәтле һәм аларга ихластан булышырга телибез. Бу аудитория игътибардан читтә калмаячак, – диде Марат Әхмәтов. 


    Дамир Фәттахов яшь ми­нистрлыкның бурычы яшь­ләр белән һәрдаим элемтәдә булу, аларны тыңлау һәм ишетү, мәнфәгатьләрен кайгырту икәнлеген әйтте.


    – Торак һәм эш белән бергә, хәзер әйләнә-тирә мохит тә мөһим роль уйный. Яшь кешегә ял итү, дуслары белән аралашу мәйданы, клуб­лар, яшьләр үзәкләре, лагерьлар, җәйге ял урыннары булдыруга бар көчебезне куябыз. Болар барысы да актуаль һәм кирәкле булсын иде, – диде ул. 

    Эше дә, ашы да кирәк 

    Азнакай районының Мә­нә­вез авылы мәдәният йорты мөдире Гөлназ Исламова бү­ген авыл яшьләрен борчыган мәсьәләләргә аерым-аерым тукталды. Яшь белгечне хез­мәт хакы югары булган эш, торак белән тәэмин итү проблемалары яңалык түгел, әлбәттә. Гөлназ исә әлеге максатларга ирешү юлларын тәкъдим итте. Ул халкы 50 меңнән арт­маган авыл җирлегендә яшь эшмәкәрләрне яклау буенча яңа программа төзү башлангычын яклап чыгуны сорады. Һәм, “Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту” республика программасы кабаттан яңартылса, яхшы булыр иде, дигән фикерен җит­керде.


     – Элек әлеге республика программасы буенча ярдәм алу мөмкинлеге бар иде. Ләкин 2008 елдан бу программаны финанслау туктатылды. Республиканың барлык яшь гаиләләре исемен­нән бу программаны кабаттан яңартуны сорыйбыз, – диде ул.


    Эшең һәм баш өстендә түбәң булса, курыкмыйча, бә­би алып кайтырга да була анысы. Бүген авыл җирле­гендә яшәүче гаиләгә өченче бала өчен 100 мең сум акча бирелә. Республикада мондый гаиләләр саны 20 процентка арткан үзе, ләкин өченчеләрен алып кайтучылар 24 – 34 яшьлекләр икән.  Ә тиешле суммага 29 яшькә кадәрге әниләр генә өмет итә ала. Шуңа күрә Гөлназ Исламова, бу мөмкинлектән 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар файдаланса иде, дигән те­ләген җиткерде.


    Авыл җирлекләрендә сә­ламәтлек саклау, мәгариф һәм башка өлкәләрдә кадр­лар кытлыгы булуыннан да бик яхшы хәбәрдарбыз. Гөл­наз исә 2021 елдан кадрлар мәсьәләсен өлешчә хәл итәр­гә булышачак “Земский учитель” программасын эшлә­теп җибәрергә тәкъдим итте.

    Йомыркаларның күбесе сыйфатсыз

    Менделеевск районы Мунайка авылында яшәүче яшь фермер, “Аграр яшьләр берләшмәсе”нең Менделеевск бүлеге җитәкчесе Артем Месеев эш башлаучы фермерларга мәгълүмати ярдәм­нең килеп ирешмә­веннән, тәҗрибәле фермерлар белән кулга-кул тотынышып эшләү җитмәүдән зарланды.


    Марат Әхмәтов кошчылык тармагында эшләүче фермерларны микрокооперативка берләшергә чакырды. Шул очракта министрлык субсидияле транспорт бирә алыр иде, диде. Моннан тыш, кошчылык белән шөгыль­ләнүче яшь фермер инкубаторга куелган йомырка­ларның сыйфатсыз булуын да әйтте.


    – “Челны-бройлер”дан йо­­мырка сатып алабыз. Үзебезнең инкубаторларда үрчетәбез, ләкин бүген сыйфат ягыннан проблема бар. Яхшы сыйфатлы йомыркалар бирсәләр, күбрәк җи­теш­терә алыр идек, – диде ул.
    Шулай ук ул яшь фермерлар өчен агропромпарк тибындагы сату мәйданы турындагы хыялларын да җиткерде.


    Форумда авыл яшьләре проектларын тәкъдим итеп җиңеп чыгучыларга 50 – 200 мең сум күләмендә акча бирелде.

     

    Авыл яшьләре форумында яңгыраган 3 яңалык

     
    1. Марат Әхмәтов авыл халкы өчен торак төзелеше буенча яңа программа эшли башлау ихтималын җиткерде. ”Икенче яртыеллыкта Дәүләт торак фондында авыл социаль ипотекасы өчен дә ресурслар табылыр дип өметләнәбез. Бу сорау белән Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттем. Президент инициативаны хуплады. 2020 елдан, бәлки, торак проблемасын хәл итүнең оптималь юллары табылыр”, – диде ул.


    2. Дамир Фәттахов шушы көннәрдә 20 млн сумлык грант конкурсы башланачагын хәбәр итте һәм яшьләрне актив булырга чакырды.
    ”Катнашуның мәгънәсе юк, һаман шул ук зур иҗтимагый оешмалар җиңә, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мин сезгә вәгъдә бирәм: бу бөтенләй башкача, “ачык” конкурс булачак”, – диде ул.


    3. Дамир Фәттахов яшьләр парламентына сайлау булачагын да хәбәр итте. Һәр районда сайланачак вәкилнең кемгәдер якын булган өчен билгеләнергә түгел, ә яшьләр тарафыннан чыннан да сайлап куелырга тиешлеген җиткерде.

    Фото: https://pixabay.com | fozdamar

    http://www.vatantat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: