Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Һәр туасы балам төшемә елмаеп керде”

Килдебәктә яшәүче Гөлия һәм Идеал Хәлимовлар дүрт ул, бер кыз үстерәләр. Әниләр көненә язма әзер­ләгәндә менә шундый күркәм гаиләне игътибардан читтә калдыра алмадык.

undefined

Үзләре дә бик киң күңелле, аралашучан, бергә тату яшәү серләрен яшерми торган парлар булып чыкты. Хәлимовларның кавышу тарихы да кызыклы. 2004 елда Арча педагогик көллиятен тәмамлап, Килдебәккә эшкә кайткан кызны зуррак сыйныфка җитәкче итеп билгеләп, кырга бәрәңге уңышы җыярга чыгаралар. Идеал ул вакытта колхозда “Газ-53” машинасын йөртә.

“Менә шул егет чиләкне бушатырга арба янына килгән саен миңа күз кыса иде. Ә бер килешемдә: “Миңа кияүгә чык әле”,– диеп әйтеп куймасынмы! Мин дә: “Ярар”,– дип ычкындырдым. Ул әле: “Чынлапмы?!”– дип тә сорады. Ул вакытта йөреп үк китмәдек. 2005 елда язлыкта Идеалны район мәдәният бүлеге оештырган “Егетләр солтаны” бәйгесендә катнашырга күндерделәр. Үз әнием авыл мәдәният йортында мөдир булып эшли иде. Миннән Идеалга визит карточкасы өчен шигырь язып бирүемне һәм аның белән иҗади чыгыш өчен бию өйрәнүемне сорады. Лесхозда узган зона бәйгесендә җиңеп Саба сәхнәсенә бергәләп чыктык Идеал белән. Бәйгедә 2нче урынны алды. Шул көннәрдән башлап инде аерылмадык. 2006 елның март аенда кавыштык. Аңа – 32, миңа 20 яшь иде. Яшь аермабыз 12 ел булса да, моны әллә ни сизмим. Мине аның матур елмаюы, киң җилкәләре гашыйк итте. Аңа таянып булачагын, ышанычлы икәнен күңелем сизде. Һәм ялгышмадым. Аллаһка шөкер, 15 ел матур гомер итәбез. Баштагы елларда яшьлек белән кызуланып вак-төяк ызгышлар булгаласа да, хәзер инде сүзсез дә аңлашабыз. Күпвакыт мин нидер әйтә башласам, Идеал: ”Карале, үзем дә сиңа шуны әйтмәкче идем”,– ди. Һәм киресенчә. Талашып, сөйләшмичә йөргән вакытыбыз юк (көлә). Чөнки һәрвакыт ниндидер мәсьәләне уртага салып сөйләшәсе, киңәшләшәсе бар. Балаларыбызның да тынычлыкта, җылы мөнәсәбәтләрне күреп үсүләрен телибез”,– дип сөйли Гөлия Фәнис кызы.

Балалар дигәннән, Хәлимов­ларның беренче уллары Илдан дөньяга 2006 елда аваз сала. 2010 елда Ильяс, 2013 елда кызлары Талия туа. Ягъни иренә:

“Кырык яшеңә кыз алып кайтам”, – дигәне чынга аша.

Аннан соң да карынында яралган җаннарны юк итәргә батырчылык итми ана кеше. Гаилә 2016 елда Илзат, 2019 елда Ильхан белән тулылана.

“Һәр туасы балам да бик матур сабый булып, елмаеп, төшләремә керделәр. Кем булып туачагын да тәгаен күрә идем кебек. Идеал гел дә риза булды, димәс идем, “Яшем дә бара, булганнарын үстереп аякка бастырасы бар”,– дигәләде. Ләкин инде тугач, бала карашуда аннан да яхшырак кеше булмады. Биш бала атасы дигән исемне дә горурлык белән йөртә”,– дип күңелендәгесен яшерми ачып бирә Гөлия ханым.

Идеал аның иң ныклы таянычы, терәге, киңәшчесе һәм сердәшчесе. Исеме дә ни тора бит! Әтисе Чиләбе өлкәсенең Пласт шәһәрендә туган улына Илһам дип исем кушарга теләгән. Әмма ЗАГСтагы рус ханымнарының “Ильгам” дип әйтүләре әтигә бер дә ошамаган. Шуннан соң Габделхәмит Идеал диеп яздырган. Улына өч яшь тулгач, гаилә кабат туган ягына кайта. Идеал хәзер директор, югары категорияле укытучы. Сабабаш төп, Килдебәк урта мәктәпләрендә тормыш иминлеге нигезләре фәненнән белем бирә.

“Аннан башка мин ике кулсыз. Балаларны барысын да бергә үстердек, төн йокыларын калдырып, миңа булышып, мәктәпкә китә иде. Ир-ат, хатын-кыз эше диеп бүлеп тору да юк бездә. Искене сүтә барабыз, яңаны төзибез. Бүрәнәнең бер башыннан ул тотса, икенче ягыннан мин күтәрәм. Идеалның куллары тигән булса: бәлешкә итен тураса, кәтлиткә фарш чыгарып бирсә, кабагын әрчесә, ризыклар да тәмлерәк була бездә. Ирем чын мәгънәсендә алтын куллы: белмәгән эше юк”,– дип тормыш иптәшен мактый Гөлия.

Инде өлкән уллары да кул арасына керә башлаган. Ишле гаиләдә балалар бер-берсен кайгыртучан була. Илдан белән Ильясның элемтәсе бик нык, бер-берсез яши алмыйлар. Олы бала буларак, Илданда җаваплылык та күбрәк. Кечкенә энесен 3 айлык вакыттан карашкан.

“Безнең өчен әти сүзе закон булган кебек, әнинеке дә шулай ук. Әни бер сүзне ике кабатламый. Һәм без аны аңлыйбыз да. Без – бишәү, әти белән алтау, ә ул – берүзе”,– ди Илдан.

 

«Әйе, мин таләпчәнрәк. Идеал ул каты кагылмыйча, җайлап кына әйтеп куя. Өйдә һәрберсенең эше бүленгән, үзләренең киемнәрен пөхтәләп алып куясын да, чокырларын юасын да балалар белә. Эшләрне аларга аңлатып, эшләп күрсәтәбез. Аннары инде үзләре өйрәнеп бетәләр. Аллаһка шөкер, улларыбыз укуда сынатмыйлар. Фән олимпиадаларында катнашалар. Беренче сыйныфта белем алучы кызыбыз да тырыша. Бадминтон түгәрәгенә йөри. Биш яшьлек Илзатыбыз матур итеп рәсем ясый. Ике яшьлек Ильханыбызның да һөнәрләре күп. Моннан тыш 2нче сыйныфта 18 укучым бар. Алар да үз балаларымдай якын”,– дип гаилә тормышы, эше белән таныштыра 15 ел каенана белән яшәүче Гөлия Фәнис кызы.

Уллары ярактан әниләрен бәйрәм көненә матур билгеләр алып сөендерергә, кызы открытка ясап тәбрикләргә җыена.

“Беркайчан матди бүләк көтмим дә, сорамыйм да. Саулык, күңел тынычлыгы булсын, иң мөһиме шул. Көндәлек тормышта табыныбыз һәрчак мул, ә бәйрәмгә ир-атларым аеруча яратып ашаган ит бәлешен пешерәчәкмен”,– ди бәхетле ана.

Хәлимовлар 2019 елда “Ел гаиләсе - 2019” бәйгесендә катнаштылар, “Иң матур гаилә” номинациясе җиңүчесе булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев