Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сүрияләр, Айдарлар булганда

Авылыбыздагы мәдәни чараларны Кызыл Мишә мәдәният йорты мөдире Сүрия Гаттарова һәм сәнгать җитәкчесе Айдар Хантимиров берлектә оештыралар. Бездә һәр бәйрәм матур концертлар белән уза. Хезмәтләре җиңел димәс идем мәдәният хезмәткәрләренең. Соңгы вакытта смартфоннар аша гына аралашырга күнегеп баручы халыкны клубка җәлеп итү өчен күп тырышлык куярга кирәк.

Һөнәре буенча педагог Сүрия мәдәнияткә килгәнче  Миңгәрдә балалар бакчасы мөдире, Тимершык урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы, шул авылда кабат бакча мөдире булып эшли. 2011 елның 23 ноябреннән Кызыл Мишә мәдәният йорты мөдире итеп билгеләнә һәм хәзергәчә шул вазыйфада тугры хезмәт куя. Гаиләсендә дә үрнәк ана, тугры хатын Сүриябез: тормыш терәге булган ире  Азат белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр.  Хезмәттәше Айдар Хантимиров та бик талантлы, булган егет, моңлы итеп җырлый, шигырьләр иҗат итә. Аңа хезмәт юлында Миңгәр авылы клубы мөдире, Тимершык мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләргә туры килә, югары уку йортында читтән торып махсус белгечлек ала. Үзе кебек сәнгать җанлы Альбина исемле кызга өйләнеп,  3 бала тәрбиялиләр.

Мәдәният йортында халыкның яратып йөри торган тагын  бер җанлы почмагы-  китапханә бар. Мөдире Гөлнәзирә Әүхәдиева авылдашларын китап укырга кызыксындыра белә. Авыл халкы иген-икмәк үстерү, терлек тәрбияләү белән генә яшәми, аның рухи ихтияҗларын да канәгатьләндерергә кирәк. Гөлнәзирә дә һәр китап укучы күңеленә ачкыч таба, сорау белән килүчеләргә ихластан ярдәм итә. Бу җаваплы эшкә алынганчы ул крестьян-фермер хуҗалыгында хисапчы булган. 2011 елда ирен югалту хәсрәтен кичерә. Өч бала белән тол кала Гөлнәзирә, эшен дә башка һөнәргә алыштырырга мәҗбүр була, читтән торып китапханәче һөнәрен үзләштерә. Мәдәният тормышы турында сөйләгәндә, биредә эшләүче тагы ике кешене - техник хезмәткәр Хәмдия Ибәтуллина һәм газ белән җылыту операторы Фәиз абый Нигъмәтҗановны искә алмасам, язмам тулы булмас иде. Алар да үз эшләренә чын күңелдән бирелгәннәр. Кыскасы, бу коллектив кулга кул тотынып, бер-берсен аңлап, ярдәм итешеп эшли белә. Шуңа хезмәт нәтиҗәләре дә куанырлык, әйтик, узган ел  Кызыл Мишә мәдәният йорты Республикада «Иң яхшы мәдәният учреждениесе» номинациясендә 100 мең сумлык грантка ия булды. Әлеге суммага мәдәният йорты кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде. Димәк, мәдәният тормышы тагын да җанланып китәчәк дигән сүз.

Фирәис Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев