Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • СУГЫШНЫ СӨЙЛӘРГӘ ЯРАТМЫЙ

    Бу язмам бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә гомер итүче Шәмәрдән бистәсе егете, Әфганстан җирендә хәрби бурычын үтәп кайткан Илдар Диаров турында.

    Аны хәрби комиссариатка 1985  елның көзендә  чакыралар.  Үзен Әфган сугышы көткәнен әле 18 яшьлек егет күз алдына да китерми.  Бер атнадан  Илдарны Самара  шәһәренә хәрби әзерлек үзәгенә  җибәрәләр. Алты ай  разведротада укыганнан соң: “Сез хәзер махсус җыенда, бәлки чит илгә очырырлар”, – дип аңлаталар. Кайда алып  китәчәкләр, билгесез... Кәефсез генә озата барган  полковник Царикның  күз яше  аралы “Храни вас господь!” , -дип әйтүе  күңелнең әллә кай җирендә хәтәр яшеренгәнен аңлый. Егетнең беренче  “Здравствуй мама, привет из Кабула!”,- дип язылган хатын укыгач, ана хушын җуя. Өйдә кечкенә энекәше Ленар үсеп килә, әнисен ничек тә юатырга тырыша. Хатлар сирәгәя... Эче пошкан ана комбинатта, күрше цехта эшләүче Кифая Батыршина янына йөгерә. Аның  да улы Рамилне Ленинградтан укыган җиреннән, Әфганстанга алып  киткәннәр. Шулай итеп, бу ике ана бер-берсен улларыннан килгән хатлары белән юатып, кыл өстендә яшиләр.

        Сугыш турында сөйләшергә яратмый Илдар. Сорауларга да кыска-кыска гына җавап бирә. Аңа  Әфганстанның төрле җирләрендә сугышырга туры килгән:  Кабул, Хайротон, Джелолобад, Баграм,  Кундуз, Пулихумри. Башта  зенитчы  була, аннан йөк машиналары белән сугыш кирәк-яраклары  ташый. Рейдка чыкканда машинасы ватылып калып, ул  бара  алмый кала. Шул төндђ  барлык иптәшләрен машиналары белән шартлаталар...

       Шулай бер көн сугыш тынычланган ара­да, үзбәк егете Хаджа  белән Илдар  янына бронемашиналар килеп туктый. Аннан калкурак гәүдәле бер егет чыга. “Бу егет нәкъ безнең бистәдәге Рамил инде, ошаган кешеләр була да инде дөньяда!”–ди  ул Хаджага. «Ә син фамилиясе һәм исеме белән кычкыр!”,- дип киңәш бирә  үзбәк егете.  Егет шулай эшли дә. Бронемашинадагы  егет  сикереп төшеп  Илдар каршына чаба. Бу очрашу Шәмәрдәннең батыр патриотлары   Илдар Диаровны һәм Рамил Батыршинны  озак елларга дуслаштыра. Алар бүген дә  аралашып яшиләр.

      1987 елның маенда Әфгансттанның Кабул аэродромыннан Илдарны хәрби дуслары – якташлар  Казан шәһәре егете Владимир Пирогов һәм Түбән Камадан Владимир Котенков озатып калалар. Совет солдатларын хәрби  танклар һ.б. сугыш техникасы төялгән ИЛ-76 МТ самолетына шыплап тутыралар. Озак кына очкач борт инженерның   “Мы взлетаем на территорию СССР”  дигән шатлыклы  тавышы ишетелә һәм  солдатлар баш киемнәрен атып  “Ура” кычкыралар, кочаклашалар, елыйлар. Илдар Диаров  Шәмәрдәнгә “За Отвагу”,  ”За боевые заслуги” медальләре, ”От благодарного Афганского народа”, “Воину интернационалисту” күкрәк билгеләре тагып кайта. 

     Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Ул бары тик Ватан алдындагы бурычын үти. Әфган сугышында катнашучылар ил каршында биргән антларына тугры калдылар.

             Ләйсән Гарифуллина.

     Түбән Кама шәһәре

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: