14 февраль 2018 яңалыклары
-
Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре хатын-кызлары арасында Саба муниципаль районының волейбол Чемпионаты. (Район этабы)
Кичә, 13 гыйнвар көнне хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре хатын-кызлары арасында волейбол уеннары узды. Уен нәтижәләре тубәндәгечә:
-
Кукмара — беренче, Саба — унынчы, Питрәч — егерменче..
2017 елга нәтиҗә чыгарганда республиканың көрәш федерациясе командалар рейтингында төзеде. Кукмара — беренче, Саба — унынчы, Питрәч — егерменче.
-
Рөстәм Миңнеханов: Без – «Ак Барс»ның тугрылыклы җанатарлары
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубының тренерлар штабы һәм хоккейчылары белән очрашты.
-
Фирдүс Тямаев: Татарстанда продюсер дип әйтерлек кешене белмим әле мин
Татар эстрадасын кем тәнкыйтьләми хәзер. Бу мәсьәлә түрәләр дәрәҗәсенә үк күтәрелде хәзер. Тәкъдимнәр төрле. Әйтик, соңгы вакытта җырчылар һәм җырлаучыларны худсовет аша иләү турында сүз чыкты. Аның составына төрле өлкә белгечләре, продюсерлар, композиторлар, режиссерлар керергә мөмкин диләр. Популяр җырчы Фирдүс Тямаев бу хакта ни уйлый.
-
“Муса Җәлил - герой шагыйрь” батырлык дәресе
14 февраль көнне район үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Мостафина Гөлнара Саба гимназиясенең 5 “Б”(сыйныф җитәкчесе Ләйсән Илгизәр кызы) һәм 7“В” (сыйныф җитәкчесе Ләйсән Гафур кызы) сыйныф укучыларына, халкыбызның бөек улы, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә карата “Муса Җәлил - герой шагыйрь” - батырлык дәресе уздырды.
-
СУГЫШНЫ СӨЙЛӘРГӘ ЯРАТМЫЙ
Бу язмам бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә гомер итүче Шәмәрдән бистәсе егете, Әфганстан җирендә хәрби бурычын үтәп кайткан Илдар Диаров турында.
-
Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының сигезенче томын хәйриячеләргә тапшырды
“Яңарыш” фондының “Хәйриячеләр китабы” сигез ел дәвамында чыгып килә.
-
«Көннән-көн аңа ныграк гашыйк булам» — Айдар Галимов кемгә гашыйк булган?
Айдар Галимов үзенең сөйгәненә мәхәббәтен аңлатты. Җырчы өчен мәхәббәт — ул «җан белән җан арасындагы аңлатып булый торган тойгы – аңа дөрес аңлатманы Ходай Тәгалә үзе генә бирә.»
-
Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар берлегенең XV съездында катнашмый
Россия язучылар берлеге съезды иртәгә Мәскәүдә ачыла.
-
Рөстәм Миңнеханов сөт бәяләре мәсьәләсендә Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итәчәген әйтте
Президент Сочида узачак киңәшмәдә шушы мәсьәләне күтәрергә вәгъдә бирде.
-
Татарстанда посылка урлаган почта үзәге хезмәткәрләрен тоткарлаганнар
Почта үзәге хезмәткәрләре посылкалардан планшетлар, смартфоннар, компьютер техникасына запас частьләрне урлаган.
-
Февральдә Татарстан президенты ярдәмчесе чыршы бизәргә чакыра
17 февраль башкаланың «Смена» мәдәни үзәгендә (Б. Шахиди ур, 7) «Казанны Яңа 2019 нчы елга ничек бизәргә?» дип исемләнгән ачык очрашу узачак. Очрашу «Инде» интернет-журналы тәкъдиме белән оештырыла.
-
Сәламәтлек саклау министры итеп 7нче шәһәр клиник хастаханә баш табибы билгеләнде
Марат Садыйковны билгеләү турындагы указны бүген Президент имзалады.
-
Мишә авыл җирлегендә җыен
Мишә авыл җирлегендә узган җыенга да халык бердәм килде иде. Авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин үз чыгышын җирлектә демографик вәзгыятьнең куанычлы булмавыннан башлады: узган ел биредә 17 бала туган, 32 кеше вафат булган, барысы 9 никах теркәлсә, 3 гаилә аерылышкан.
-
Татарстан синоптиклары 26 градуска кадәр салкыннар булачагы турында кисәтә
Республика территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк.