Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов сөт бәяләре мәсьәләсендә Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итәчәген әйтте

Президент Сочида узачак киңәшмәдә шушы мәсьәләне күтәрергә вәгъдә бирде.

Сөт бәяләре белән бәйле вазгыять буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль үзәккә мөрәҗәгать итәчәге турында белдерде. Бүген шушы үтенечне Президентка Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында җиткерделәр.

"Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк", - дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов. Ул бу проблеманы хәл итәрлек дип саный.

Рөстәм Миңнеханов Сочида узачак киңәшмәдә шушы мәсьәлә буееча Дмитрий Медведев белән сөйләшеп караячагын әйтте. "белешмә дә, язма мөрәҗәгать тә әзерләргә кирәк. Мин аның янына шәхсән үзем барачакмын. Бумәсьәлшне киңәшмәдә күтәрәчәкмен. Бүген үк кирәкле материаллар тапшырылсын иде. Вәгъдә бирәм, бу юнәлештә эшләячәкмен", - диде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев