Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда посылка урлаган почта үзәге хезмәткәрләрен тоткарлаганнар

Почта үзәге хезмәткәрләре посылкалардан планшетлар, смартфоннар, компьютер техникасына запас частьләрне урлаган.

Татарстанда полицейскийлар посылкалар урлауда шикләнелгән почта үзәге хезмәткәрләрен тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ”га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак хәбәр итте.

Чыганак мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе оператив хезмәткәрләре бүген “Татарстан почтасы”ның Казан логистика почта үзәгенең алты хезмәткәрен тоткарлаган. Алар кыйммәтле посылкалар урлауда шикләнелә.

Полицейскийлар билгеләгәнчә, почта хезмәткәрләре посылкаларны теркәүгә кадәр караган, кыйммәтлеләрен - планшетлар, смартфоннар, компьютер техникасына запас частьләр җибәрелә торганнарын аерган. Урланган әйберләрне яшереп торып, җибәрелә торганнар белән атнасына бер тапкыр почта машинасында алып чыкканнар. Урланган әйберләрне билгеле интернет-мәйданнарда сатканнар.

Почта үзәгендә әйбер югалуны сизмәгәннәр. Полицейскийлар алар эзенә оператив-эзләнү чаралары барышында төшкән.

”Россия Почтасы” куркынычсызлык хезмәткәрләре белән бергә урлауларга смена җитәкчеләренең берсе, сортировкадагылар һәм машина йөртүчеләр кагылышлы булуын ачыклаганнар.

Аларның бер өлешен урланган әйберләрне бушатырга барганда аэропорттан Казан юлында, калганнарын эш урынында тоткарлаганнар.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Баш Тикшерү идарәсендә урлау буенча җинаять эше кузгатылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян берничә миллион сум белән исәпләнә.
 

Фото: архив tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев