Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Муса Җәлил - герой шагыйрь” батырлык дәресе

14 февраль көнне район үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Мостафина Гөлнара Саба гимназиясенең 5 “Б”(сыйныф җитәкчесе Ләйсән Илгизәр кызы) һәм 7“В” (сыйныф җитәкчесе Ләйсән Гафур кызы) сыйныф укучыларына, халкыбызның бөек улы, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә карата “Муса Җәлил - герой шагыйрь” - батырлык дәресе уздырды.

Презентация ярдәмендә укучыларга, каһарман шәхеснең тормыш юлын чагылдырган, эчтәлекле мәгълүмат бирелде, шагыйрьнең шигырьләре укылды. Викторина сорауларына җавап табуда да укучылар белемнәрен күрсәттеләр.

12 нче февраль көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе Шәмәрдән лицееның 9а, 9г сыйныф укучылары өчен (кл.җитәкчеләре: Батыршина Н.З., Сайфутдинова Э.Г.) «Погибая, не умрет герой…» дигән батырлык сәгате үткәрде. Китапханәче Димитриева Е.А. балаларны Муса Җәлил биографиясе белән таныштырды, шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Китапханәче балалар белән бергә татар һәм рус телләрендә аның шигырьләрен укыдылар. Чара барышында шундый ук исем астында электрон презентация күрсәтелде.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев