Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Фирдүс Тямаев: Татарстанда продюсер дип әйтерлек кешене белмим әле мин

Татар эстрадасын кем тәнкыйтьләми хәзер. Бу мәсьәлә түрәләр дәрәҗәсенә үк күтәрелде хәзер. Тәкъдимнәр төрле. Әйтик, соңгы вакытта җырчылар һәм җырлаучыларны худсовет аша иләү турында сүз чыкты. Аның составына төрле өлкә белгечләре, продюсерлар, композиторлар, режиссерлар керергә мөмкин диләр. Популяр җырчы Фирдүс Тямаев бу хакта ни уйлый.

– Продюсер? Татарстанда продюсер дип әйтерлек кешене белмим әле мин.  Эстрада режиссерлары да юк бездә. Мин һаман шул фикердә калам: җырчыга бәяне халык бирә. Җырчының сәхнә гомере дә аның тамашачысына бәйле, – диде ул "Ватаным Татарстан" хәбәрчесенә. – Аңлыйсызмы, Татарстан бит аерым дәүләт түгел. Ул Россиядә кечкенә генә бер урынны биләп тора. Менә шушы җирдә яшьләр үз телләрендә иҗат итәргә, җырларга тырыша икән, ник кысарга соң аларны? Киресенчә, ярдәм итәргә кирәк. Татарча сөйләшсеннәр, җырласыннар, биесеннәр, киенсеннәр. Ә бездә юк җирдән проблема уйлап чыгаралар, тырнак астыннан кер эзлиләр. Фонограммага җырлый, дөрес киенми, имеш. Ә ничек киенергә тиеш соң без? Монда бик күп бәхәсләшергә була. Әйтегез әле, татар эстрадасы кемнән үрнәк алырга тиеш?

 

Европаданмы? Алайга китсә, кызлар сәхнәгә коену костюмнарыннан чыгарга тиеш була. Мин – ир-ат җырчы. Миңа костюм-чалбар кисәм, шул җитә. Чын ир-ат җырларын башкарганга, сәхнәгә гамаж киеп чыга алмыйм бит инде. Безнең үзебезнең тәрбия бар. Мин – абый киемен киеп үскән кеше. Шуңа күрә, нәрсә алсам да, ул миңа кадерле. Бездән соңгы буыннар башка шартларда үсте. Алар матур киенә, тормышка карашлары да башкача. Эстраданы үзләре тамашачы җыя алмаган җырчылар күбрәк тәнкыйтьли. Чөнки кайбер артистларга тамашачы йөри, кайберләренә юк. Эчләре поша. 

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев