Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мишә авыл җирлегендә җыен

Мишә авыл җирлегендә узган җыенга да халык бердәм килде иде. Авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин үз чыгышын җирлектә демографик вәзгыятьнең куанычлы булмавыннан башлады: узган ел биредә 17 бала туган, 32 кеше вафат булган, барысы 9 никах теркәлсә, 3 гаилә аерылышкан.

Бюджетта каралган акчаның  күп өлеше билгеле булганча,  җирлек биләмәсен  төзекләндерелүгә юнәлдерелгән. Лесхозда чаңгы трассасы 2 тапкырга зураеп, электр үткәргечләре тулаем алыштырылган. 2017 елда  арендалы торак трограммасы буенча ике йорт  төзелгән. Быел да  2 торак йорт төзү планлаштырыла. Шулай ук  җирлектә урамнарны яктырту мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Гражданнардан җыйналган үзара салым акчасы Сабабаш авылында балалар мәйданчы һәм Лесхозда  иске зират коймасын әйләндереп алу һәм ике чишмәне төзекләндерүгә тотылган.  Капиталь ремонт программасы нигезендә  «Ләйсән» балалар бакчасына 20915867  сумлык ремонт эшләре башкарылган. Азат Гатиятуллин 2018 елда җирлек алдында торган бурычларга  да тукталды. Лесхозда елга буен, юлларны  төзекләндерү, Сабабашта  чишмәне һәм балалар мәйданчыгын төзекләндерү, Лесхозда  су чистарту җайланмасын урнаштыру күздә тотыла.

Узган елгы җыенда күтәрелгән мәсьәләләр нигезендә үтәлеп,  Сабабаш  авылына ФАП салуның  2019 ел планына кертелгәнлеге әйтелде. Гражданнарның сорауларына килгәндә, Сабабаш балалар бакчасында эш сәгатен арттыруны һәм  әлеге авылда аерым авыл клубы салуны сорады. Полициянең участок вәкаләтлесе Айгиз Сибагатов җирлектәге төрле хокук бозулар торышы белән таныштырды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев