Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының сигезенче томын хәйриячеләргә тапшырды

“Яңарыш” фондының “Хәйриячеләр китабы” сигез ел дәвамында чыгып килә.

Татарстанда Хәйриячеләр китабының VIII томы дөнья күрде. Бүген ул тантаналы шартларда "Татарстанның мәдәни мирасы: Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре" комплексында катнашучыларга тапшырылды. Казан Кремлендә хәйриячеләрне Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев котлады - Рәхмәт хатлары һәм Хәйриячеләр китабының яңа томын тапшырды.

“Яңарыш” фондының “Хәйриячеләр китабы” сигез ел дәвамында чыгып килә. Сигез ел эчендә китапка 74 мең исем кертелгән. Китапта Татарстан авыл һәм шәһәрләрендә яшәүчеләрнең генә түгел, Россиянең төрле шәһәрләреннән, шулай ук, Италия, Германия гражданнарының да исемнәре бар. Китапның VIII томына 6 226 хәйрияченең исеме кертелгән. Хәйриячеләренең өчтән бере - берничә тапкыр мәдәни мирас объектларын торгызуга үз өлешләрен кертүчеләр. Аларның күбесенең исемен китапның берничә томыннан табарга була.

“Без нәрсәгә омтылдык - шуңа ирештек, - диде Минтимер Шәймиев. - Безнең эшебез тарихи мирас белән шөгыльләнү өчен бөтен Россиягә сигнал булды. Тарих безгә кадәр дә язылган, аны без дә язабыз. Без тотынсак - булдырабыз. Барып чыгасына ышанырга гына кирәк".

Бүләкләнүчеләр арасында депутатлар, республика районнары башлыклары һәм төрле предприятие җитәкчеләре бар иде. Китапның булачак IX томына исемнәре кертеләчәк быелгы беренче хәйриячеләр – «Kazan volunteers» хәрәкәте активистлары булган яшьләр – Алмаз Аскаров, Мария Рязанова һәм Тимур Туфетулловларга да Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев