Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Табучыга – бер капчык он

Без – сугыш чоры балалары үлән ашау буенча белгечләр. Ник дигәндә, ул үләннәр безне ачлыктан коткарып калды. Кар эреп беткәч, кузгалак, какы, балтырган көпшәсе чыга. Урман авылга бик якын. Бала-чага җыелабыз да, китәбез урманга. Кайда нинди үлән үскәнен яхшы беләбез. Үләннәрнең ашарга яраклы вакыты – тишелеп чыкканнан соң бер ай чамасы. Ә аннан җиләк күренә башлый. Җиләк вакытында ярты авыл урманда. Җыябыз, ашыйбыз. Җиләк уңган елны әнкәй как ясый, киптерә, кышка әзерли. Аннан соң урман чиясе өлгерә. Иң соңгысы – урман чикләвеге.

Ләкин урманда бүреләр була иде, аларның улаганы төнлә авылга ук ишетелеп, күңелдә ниндидер шом кузгала иде. Бүреләрнең көтүдән сарык бәрәннәрен дә алып киткән очраклары булды.

Бу язманы язарга бер вакыйга этәрде. Урманга барырга дип, дүрт-биш бала җыелдык. Максатыбыз – камырлык ашау. Ул бик чәнечкеле агач, ә җимеше тәмле. Бер якта арыш басуы, икенче якта Шуган елгасының башы дияргә була. Авылыбызның исеме Таштуган (Азнакай районы). Урман сукмагыннан барабыз шулай. Шунда минем энем Фәил кайтам диде дә, авылга таба китте. Авыл бер чакрым чамасы, өй түбәләре күренеп тора. Рәхәтләнеп камырлык ашадык та, без дә кайттык. Ә өйдә Фәил юк. Күршеләрдән сораштырдым, әбиләргә бардым – Фәилне күрүче булмаган. Аңа өч яшь, миңа алты яшь, бу сугыш беткән ел. Әти, әнкәй, күрше-тирәләр җыелышып киттек урманга. Һич табып булмады. Иртән әти авылга хәбәр салды: тапкан кешегә бер капчык он бирәм диде. Ул елларда онның никадәр кадерле ризык икәнен хәзерге халык аңламый билгеле. Бу бүген-иртәгә уракка төшәбез дигән вакыт. Үткән елгы ризык бетеп бара, ә яңасы басуда. Урманны шаулатып эзлибез, кайбер кешедә этләр дә бар. Бервакыт миннән ике яшькә олы малай Нурулла әнкәй янына йөгереп килде дә, таптым Фәилне дип сөенче алды. Әнкәй белән Нурулла артыннан йөгердек. Күрәбез: арыш басуы яныннан Фәил кайтып килә. Аның йөзендә ул-бу сизелми, тик бераз ачулы сыман. Ә минем бу турыда язганда хәзер дә күздән яшь чыга. Ул урманнан кайтканда арыш басуына кереп йоклаган икән. Төнлә уянып, арыш арасында йөреп арган да, тагын ятып йоклаган. Иртән эт тавышлары ишетеп юлга чыккан.

Фәил бик тәвәккәл булды. Казанда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады, яхшы урыннарда, шул исәптән министрлыкта эшләде. Пенсиягә чыккач озак яшәмәде, инфаркт дигән нәрсә алып китте. Авыр туфрагы җиңел булсын дип язам бу сүзләрне.

Нурулла әнисе белән яши иде. Бер капчык онны әти белән алып барып бирек. Күп итеп рәхмәтләр әйттек. Әти аннан соң сельпода эшләгәндә дә аларга ярдәмләште. Нурулланың әтисе сугыштан кайтмады.

Индус ХӘЙРУЛЛИН. Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе, авыр вакытлар. Узе ачлык кичергэн кеше генэ анлый торгандыр ачлык дигэн эфэтне, анын остенэ туганынны югалтсан Ярый ул табылган.