11 февраль 2018 яңалыклары
-
Бөтенроссия «Лыжня России 2018» һәм «Лыжня Татарстана 2018» республика чаңгы ярышлары нәтиҗәләре
Бүген Байлар Сабасы да Бөтенроссия «Лыжня России 2018» һәм «Лыжня Татарстана 2018» республика чаңгы ярышына кушылды .
-
Скрипкачы Иркә Гайнемхәмәтованың кызы туган
Мондый яңалыклар аеруча күңелне күтәрә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, күп кенә татар концертларында чыгыш ясаучы скрипкачы Иркә Гайнемхәмәтованың шушы көннәрдә кызы туган.
-
Гадел Вафин Арчада агуланган балаларның сәламәтлеге турында сөйләде
Татарстан сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, балалар мәктәп ашханәсендә ашаганнан соң, Арча үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.
-
КАЛӘМЕҢНЕ КИПТЕРМӘ, ЯЗ, ЗАМИРӘ!
Миңа райондашыгыз Замирә Сәмигуллинаның «Кем син, насыйп яр?» исемле китабын уку насыйп булды. Менә бит безнең милләтнең нинди байлыклары бар! Андый мәгънәле, тирән эчтәлекле әсәрләр язучылар, үз халкын яратып, үз телендә әхлакка өндәүчеләр булганда беркайчан да үлмәс милләтебез.
-
Мәскәү янында 71 кеше утырган самолет һәлакәткә очраган
Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә исән калмаган. “Самара авиалинияләре” бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган.
-
Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты
Татарстан Прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлады.
-
Скрипкачы Динә Закирова: "Әнисез көннәребез башланды..."
Скрипкачы Динә Закированың әнисе Гарифуллина Диләрә Закирҗан кызының үлеме турында "Матбугат.ру" кичә язды.
-
СОРАУЛАРГА ҖАВАП ТАБАР ЧАК
Сөткә бәя кимү, җитештерү чыгымнары арту шартларында хуҗалыкны ничек алып барырга, нинди бурычлар куярга? Бу көннәрдә аграрийлар шундый сорауларга җавап эзли. Өченчекөн “Юлбат” предприятиесе җитәкчесе һәм белгечләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, игенчеләр, терлекчеләр алдында хисап тотканда да шул сорауларга җавап табу мөһимлеге ассызыкланды.
-
Татарстанның Арча районында утыздан артык бала агуланган
Мәктәптә агуланган балаларда эчәклек инфекциясе булуы ачыкланган.
-
Яшьләргә Тукайны Тукай иткән фандрайзинг турында сөйләделәр
"Акыл фабрикасы"нда сәяси фәннәр кандидаты Илшат Сәетов лекция укыды.
-
Татарстанда таудан чана шуганнан соң, ире белән баласы хастаханәдә ята, әниләре үлгән
Таудан шуганда, чана астына зур таш эләккән. Гаиләдәгеләр барысы да нык имгәнгән һәм аларны хастаханәгә озатканнар.
-
Санкт-Петербург татарлары Муса Җәлилне искә алачак
Төньяк башкаладагы Һәйкәлгә "Татар халкының бөек улы, Ленинградны яклаучы, көрәшче-шагыйрь, антифашист Муса Җәлилгә", дип язылган.
-
Татарстанда авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкчылыгында яңа система кабул ителде
Узган елларда республикада яхшы технологик сыйфатлы һәм югары уңыш бирә торган сортлар чыгарылды.
-
Тулма
Рецепт.
-
Табучыга – бер капчык он
Без – сугыш чоры балалары үлән ашау буенча белгечләр. Ник дигәндә, ул үләннәр безне ачлыктан коткарып калды. Кар эреп беткәч, кузгалак, какы, балтырган көпшәсе чыга. Урман авылга бик якын. Бала-чага җыелабыз да, китәбез урманга. Кайда нинди үлән үскәнен яхшы беләбез. Үләннәрнең ашарга яраклы вакыты – тишелеп чыкканнан соң бер ай чамасы. Ә аннан җиләк күренә башлый. Җиләк вакытында ярты авыл урманда. Җыябыз, ашыйбыз. Җиләк уңган елны әнкәй как ясый, киптерә, кышка әзерли. Аннан соң урман чиясе өлгерә. Иң соңгысы – урман чикләвеге.