Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СОРАУЛАРГА ҖАВАП ТАБАР ЧАК

Сөткә бәя кимү, җитештерү чыгымнары арту шартларында хуҗалыкны ничек алып барырга, нинди бурычлар куярга? Бу көннәрдә аграрийлар шундый сорауларга җавап эзли. Өченчекөн “Юлбат” предприятиесе җитәкчесе һәм белгечләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, игенчеләр, терлекчеләр алдында хисап тотканда да шул сорауларга җавап табу мөһимлеге ассызыкланды.

Хуҗалыкның 2017 ел җитеш­терү күрсәткечләре мактанырлык булмаган. Юлбат фермасында 2016 ел саннары белән чагыштырганда – 215, Йосыф-Аланда 500 центнерга кимрәк күләмдә сөт савып, барысы 3432 мең сум акча югалтканнар. Хәзер сөткә бәя кимүе сәбәпле, гыйнварда айлык акча кереме 1450 мең сумга азрак булган. Ит җитештерүдә Юлбат бригадасы былтыр 6453 мең сум зыянга эшләгән. “Бу тармак рентабельле булсын өчен, көнлек артымны 950 граммнан киметмичә, терлекләрне 13-14 айда үстереп бетерергә тиешбез. Нәсел хуҗалыгы буларак, сыерларны саклау хисабына таналар сату эшчәнлекне нәтиҗәле итәр иде”,– дип сөйләде икътисадчы Гөлсинә Кәбирова.

Зоотехник Энҗе Хаҗиева да сүзне, әллә ни уңышларга ирешә алмадык, диюдән башлады. Хуҗалыктагы сыерларның 30ы гына 7 мең килограммнан күбрәк сөт бирә. Сиксән сыерның продуктлылыгы 4000 литрга кадәр генә тәшкил итә. Белгеч фикеренчә, быел 280-300 тана бозаулату мулрак продуктлы сыерлар санын 200 башка арттырачак...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев