Саба таңнары
  • Тат Лат
  • ТАССР ЯШЬТӘШЕ ЯЗУЧЫБЫЗ

    2020 ел тормыш юллары 90 еллык тарихлы районыбыз елъязмасы дәрәҗәсендәге газета белән бәйле шәхесләрнең юбилейларына бай булып чыкты.

    Иртәгә, 15 февральдә 1940-1986 елларда «Колхоз байрагы» (1963 елдан – «Җиңү байрагы», 1990 елдан — «Саба таңнары») редакциясендә эшләгән Газиз Нәбиуллинның тууына 100 ел тула. ТАССР  яшьтәше бернидән дә зарланмыйча, район матбугатында җаваплы секретарь (1944-1954 елларда редактор)  вазифасын башкарды. «Татарский энциклопедический словарь»га кертелерлек тормыш һәм иҗат юлы узган шәхес. Гомеренең ахырына кадәр 1957 елда район газетасы каршында  оештырылган “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итте. Газиз абый районыбызның яшь талантларын, иҗатка омтылучыларны барлау, кайгырту эшендә зур хезмәт куйган  әдип булды. Үземнең дә аның белән  танышлыгым  1977 елда әдәби берләшмә утырышларына   йөрүдән башланды.  Редакциядә бергә биш ел гына  эшләп  калдык. Газетаның атнага  өч тапкыр  чыккан  вакыты. Материалны  вакытында биреп  өлгермәсәң, типография  ашыктыра, Газиз  абый “булдымы?”  дип бүлмәңә берничә тапкыр  керә.  “Газета  сугыш  вакытында да  чыкты”,– дип кабатларга  яратты. Шул  чор кешесе  буларак, һәр авылның нинди кәеф белән яшәвен тоеп, язмаңа кирәкле  үзгәрешләр дә кертә  иде.  Оператив булырга, җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә, мактаганда тәнкыйтен дә онытмаска өйрәтте.

    Газиз абый 1940 елда Керәнне авылыннан  килеп, редакциядә  эшли  башлагач, Сабада   татар галиме,  китап белгече Әбрар Кәримуллин белән  бер  фатирда  яшәгән.  Ул вакытта танылган  якташыбыз IX сыйныф  укучысы була әле. “Газиз белән  бер фатирда тору  тормышымда тирән  эз калдырды. Ул мине  үзе белән редакциягә алып керә  башлады. Иртәгә газета  чыгасы кичтә ул үзе  шунда кунып та  кала  иде. Мин дә газета  чыгару  эшендә катнаша  башладым: корректураны редакциядән типографиягә   йөртә  идем. Үз исемемне дә  “Колхоз байрыгы”  битләрендә   күрәсем  килде. Шуннан  соң  мин туган авылымдагы  клубның (Чәбия Чүрчи- авт.) эшләмәве турында  хәбәр  язып Газизгә бирдем.Ул газетада минем фамилия белән  “Клуб  эшләми” дигән  исем астында  басылып  чыкты... 1943 елның 7 гыйнварында армиягә  алындым, сугышка киттем. Газиз абый мине озатырга военкоматка  төшкән  иде. Миңа ияреп,  яшен бер  яшькә арттырып, Камил  энем Кашапов та, ирекле рәвештә  сугышка китте. Газиз абый   туганнан  туган Камил белән ничек армиягә китүем турында “Колхоз байры”гында мәкалә-хәбәр дә бастырган   ул вакытта”,– дип  яза  үзе­нең истәлекләрендә Әбрар Кәри­муллин.  

    Газиз абый Нәбиуллин Татарстан язучылары исемлегенә  дистәдән артык китап авторы буларак кереп  калды.  Аның балалар тормышына бәйләп, табигатьне саклау, туган җирне ярату, хезмәтне сөю, үзара дуслык кебек тәрбияви темаларга багышлап язган хикәя һәм сәхнә, поэтик иҗаты белән бергә, сугыштан соңгы татар балалар әдәбиятының үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә.

    Шунысын да әйтергә  кирәк, Нәбиуллиннар – гаиләләре белән хезмәтләрен газета эшенә багышлаган кешеләр. Тормыш иптәше Мәрфуга апа 1933 елда 16 яшендә  типографиягә хәреф җыючы булып кергән һәм 1968 елга  кадәр намус белән эшләгән. Кызлары Зарема 1973-2010 елларда журналистлар җибәргән  хәреф хаталарын газетага  чыгармыйча тотып  калучы үткен  күзле корректор  иде. “Әти балалар  язучысы булгач, Мәскәү матбугатын күп алдыра иде. Без  хәреф таный башлаганчы “Мурзилка”, “Веселые картинки”, ”Костер”, “Пионер”  журналларын актарып,  аннары укып үстек. Үзе иртә баштан уянып  язу өстәле артына утыра  иде. “Бүлмәдә сәгать 4ләрдә  ут алынгач,   күрше йортта яшәүчеләр “Эһе, писатель торган,  яза,  дип әйтә торган   булган”,– дип әтисен искә  алды  элекке  хезмәттәшебез.  

    Әйе, һәр  язучыга илһам төнлә яисә таң атканда  килүчән. Газиз Нәбиуллин бүген безнең арада булмаса да, аның шигырьләре, хикәяләре, сәхнә әсәрләре исән, китап  фондында саклана. Бу   көннәрдә аның исеме тирән  ихтирам белән искә алынырга лаеклы. Сабада 19 йортлы урам  аның исемен   йөртә,  ул яшәгән  йортка мемориаль такта куелган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: