Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Терроризм: тыярга, ярамый түзеп торырга

2020 елда – 28, быелга чыккач – 16. Нинди саннар бу, дисезме? Хәзер аңлатам. Сүз гаять җитди мәсьәлә – Россиядә вакытында кисәтелгән, булдырылмый калган террорлык актлары турында бара. Ни­гездә көньяк төбәкләрдә. Кем­нәрдер шартлаткычлар ясап, аларны кеше күп җирдә кулланырга әзерләнгәннәр. Әмма өлгермәгәннәр. Феде­раль куркынычсызлык хез­­мә­те уяулык күрсәткән. Ки­­­те­­релгән саннарны төрле юнә­­лештән анализларга бу­ла. Уңай яктан. Әгәр шартлаткыч хәрәкәткә килсә, күпме гөнаһсызның җаны кыеласы булган бит. Шөкер, потенциаль корбаннар исән калган.

Күңелсез яктан. Кара инде, Россиядә тыелган оешмаларда һаман да җанкыярлар әзерләнә, арабызда күңеленә бер бөртек тә миһербанлык орлыгы салынмаган явыз бән­дәләр йөри икән. Кеше ерткычка күптөрле субъектив һәм объектив сәбәпләр аркасында әйләнә. Шушы “әверелеш”тән соң аңа үз гомере дә кызганыч түгел икән, кая рәхим-шәфкать турында сүз барырга мөмкин! Мисалга, быел 3 июльдә Нальчикта террорга каршы операция барышында бер бинада яшеренгән бандитларга бирелергә тәкъдим ителүгә карамастан, алар үлем­не артыграк күргән. Ниндидер идеягә җаны-тәне белән фанатларча бирелгән кеше генә үзен тиктомалга корбан итә ала. Хәер тиктомалга түгел, анысы, теге дөньяда яшәү өмете белән. Тер­рорчылар оешмаларын­да үз-үзләрен башкалар бе­лән бергә шартлату өчен бил­ләренә бомба бәйләргә чи­рат торуларын әнә шулай аңлатырга мөмкин. Шаһид китүче үлсә дә, идея исән ка­ла. Идея барында террорчылык бик катлаулы социаль феномен булудан туктамаячак. Димәк, дөрес аналитик фикерләгәндә, үлем­нән соң бернинди дә яшәү була алмаганлыгын пропагандалау да терроризмны кисәтүнең бер юнәлеше икәнлеге ях­шы аңлашыла. Әлегә барысы да киресенчә. Данте Алигъериның (XIII гасыр) те­ге дөньядагы тормышны­ тас­­­вирлаган “Илаһи ко­ме­­дия”­сеннән соң бу хакта күп­ме китап язылганын төгәл әйтүе кыен. Фәнни хезмәтләргә кадәр барлыкка килде. Мондый “әдәбият”, әлбәттә, кешегә нибары бер тапкыр бирелгән яшәүнең кыйммәтен бик күпкә төшерә. Хәтта иң аяусыз сугышлар вакытында да, фашизмны исәпләмәгәндә, солдатлар мәк­­тәп- хастаханәләргә зыян китермәскә тырышкан. Террорчылар исә уена мөмкин кадәр күбрәк кеше үтерү нияте салган. Ни аяныч, алар кайчак явыз максатларына ирешә. 2004 елда Бесланда мәктәп шартлатып 334 кешенең гомерен өзделәр. Хәзер бу фаҗигале дата – 3 сентябрь Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне булып санала. Көнбатышта исә террорчылык 2001 елның 18 сентябрендә Америкадагы шартлаудан соң киң җәелде. Шуннан соң 20 ел узса да, Нью-Йоркның күккә ашкан ике бинасын самолетлар бе­лән бәрдереп җимерү, чыннан да, теракт булганмы, әллә бу махсус оештырылган операцияме – моңа төгәл җавап бирүче юк. Әмма шуннан соң Иракта (2003), Ливиядә (2011) һәм башка гарәб илләрендә булган түнтәрелешләр – факт.

 Мин ир-атлар җыелган җирдә террорчылык турында да сүз кузгаткалыйм. Кем нәрсә әйтер икән ягъни мә­сә­лән. Йә, Алла сакласын, диләр, йә шартлатуларның без­дә түгел, кайдадыр еракта булуына ишарә ясыйлар. Беренчедән, Алла сакланганны саклармын, дигән. Сакланабыз, анысы. Күп кеше катнашындагы чараларда адым саен полиция хезмәткәре. Мәк­­тәп-бакчаларга төймәгә басмыйча кертмиләр, күп кенә би­наларның ишеген ачуга турникетка барып төр­теләсең. Инде йорт капкаларына да йозак куя башладык. Тик шунысы борчый: бик­ләнүләр нәтиҗәсе буларак, бер-беребезгә ышаныч кими. Бу да куркыныч сигнал. Икенчедән, без түгел, күр­шеләр яна дип тә тынычланыр урын юк. Ут сулга да, уңга да күчәргә мөмкин. Казан бездән ерак түгел. Ис­кә төшерсәк, 2014 елның 19 июлендә башкалада ТР мөф­тие, ТР мөселманнары Ди­ния нәзарәте рәисе Илдус Фәи­зов утырган автомобиль шартлады, Вәлиулла хәзрәт Якуповны үз йорты янында атып үтерделәр. Кукмара безгә тагын да якынрак. 2020 елның октябрендә күрше районда 16 яшьлек үсмернең яна торган катнашма салын­ган шешәне полиция би­насына ташлавы турында хәбәрләр белән социаль чел­тәрләр тулды. Тоткарла­ну­чылар арасында 1999 елда Та­тарстан белән чиктәш Киров өлкәсендә газ­үткәргеч шартлатуда (ялкыны Са­бадан да күренде) катнашучы да булган. Инде быел май­да Казанның 175нче гим­на­зиясендә бернинди кыз­­­ганусыз 9 кешене атып үтер­гән террорчыга да нибары 19 яшь кенә. Аның кебек үзләрен “Бог” дип игълан итүчеләр ал­га таба килеп чыкмасына бернинди гарантия юк. Чөн­ки хәзер яшьләрнең әх­­ла­кый формалашуында ин­­тернет-телефон йогынты­сы әти-әни тәрбиясеннән күп­кә көчлерәк. Хәер кайбер гаиләләрдәге тәрбия ди­гә­не­ дә ташка үлчим инде. “Үте­рәм” сүзен артык күп кулла­набыз. Тәртипсезләнгән ба­лага да “Үтерәм, чукынчык” дибез. Чын күңелдән булмаса да, әйтәбез бит. Әле кичә ишеттем: 5 яшьлек малай үзен орышкан әнисенә: “Йокла­ганда мендәр каплап үтерәм мин сине”,– дигән. “Андый сүзне өйдә ялгышып та әйтүче юк”,– дип шакката ана кеше. Димәк, яшь “террорист” үтерүнең бер ысулын да белә. Эчкече гаиләләрдә үтерү белән янау, гомумән, гадәти күренеш. Шушы сүзне әйтмичә телебезне пычратмаска өйрәнәбез, те­левизордагы атыш, “ужаслар” каналларына “ата-ана контроле” куя­быз икән, һичшиксез, ми­һер­банлырак балалар үс­те­рәчәкбез. “Ужастиклар”ны күрсәтүне бөтенләй үк тыясы, мәрхәмәтсезлекне про­па­­гандалаган сайтларны яба­­­­сы иде дә бит, нишлим, ан­­­дый вәкаләтем юк. “Төнь­як-көнбатыш” стратегик тик­ше­рү үзәге эскперты Сергей Переслегин исә террризмны матбугатта да яктыртмау фикерен алга сөрә. Чыннан да, СССР заманында без анда-санда гына булган шартлаулар турында берни дә белмәдек бит. Профилактикага килгәндә, гасыр афәтенә каршы чаралар “Билгесез па­­кет күрсәгез, кагылмагыз” дип киңәш бирүгә, мәк­­тәпләрдә “Без террорга кар­шы” дигән сыйныф сә­гать­­ләре үткәрүгә кайтып кала. Кем генә үте­рү­гә “Мин риза” дип торыр икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев