Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • ВАКЫТ АЛАРНЫ САЙЛАГАН

    Бүгенге көндә без тормышы Саба районы белән бәйле 10 герой турында яхшы гына беләбез. Аларның 4есе – Советлар Союзы, тагын шулкадәре Социалистик Хезмәт Герое һәм икесе Дан орденнарының тулы кавалерлары. Алар безнең районда эшләгән яки туган шәхесләр.

    Шул ук  вакытта без Бөек Ватан  сугышында безнең район белән бәйле тагын 3 кешенең  Советлар Союзы  Герое исеменә тәкъдим ителүе турында бик  аз хәбәрдар. Шуларның берсе  – танк ротасы  командиры, капитан Гарәпша Шаһимәрдан  улы Шаһимәрданов. Ул сугышка кадәр һәм  аннан соң Саба районы мәгариф өлкәсендә эшли. 1950-1957 елларда Түбән шытсу мәктәбе директоры, мәгариф бүлеге  мөдире була. 1945 елның 22 апрелендә  танкта берен­челәрдән булып Берлинга  керә һәм  күп кенә фашистны юк итә, 45 танкны  кулга  төшерә.   Җиңү  көне  алдыннан – 5 майда Советлар  Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Бүләкләү хакында язылган кәгазь бүген дә сак­лана. Соңыннан  күрсәткән батырлыгы  өчен  I дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирү белән  чикләнәләр.

    Икенчесе – Давыд Матвеевич Матвеев. Ул 1923 елда Саба районы Олы Саурыш авылында туган. 1944 елның 12 августында  Висла  елгасын  кичкәндә   күрсәткән батырлыгы өчен  Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Ләкин 31 августта Кызыл Байрак ордены белән  бүләкләнә. 

    Өченчесе  – Николай Степанович Гаврилов.  Ул 1923 елда Кызыл Йолдыз районы  Албай  авылында  туган (хәзер Мамадыш районына  керә). 1940 елда Мамадыш педагогия училищесын тәмамлый. 1941-1942 елларда  Буа районында окоп казучы  атчылар бригадиры вазифаларын башкара. 1942 елның июнь аенда  Кызыл армия  сафларына  алына һәм  сугышка җибәрелә.    1943 елның  июнендә  20 яшьлек егет Курск дугасында стратегик  яктан  хәлиткеч  сугышның  иң  авыр вакытында катнаша һәм зур батырлык   күрсәтә. 1943 елның 8 июлендә Погореловск  авылы  янында  ул хезмәт иткән бригада дошманның  50 танклы дивизионының берничә атакасын  кире  кага. Николай Гаврилов расчеты  5 танкны юк итә. Сугыш бик кискен була һәм расчетта бер тәгәрмәчле  пушка  янында  ул берүзе кала.  Авыл  егете югалып  калмый һәм бөтен көчен җигеп дошманның тагын бер “Тигр”ын юк итә.  Ләкин  үзе дә яралана. Бу батырлыгы  өчен аны “За отвагу” медале һәм I дәрәҗә  Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр. Госпитальдә дәвалангач,  аны 76 миллиметрлы артиллерия расчеты командиры итеп  билгелиләр. 1944 елның июнь-июль айларында Белоруссия  җирен  азат итү  сугышларында  фашистларның 80 меңле  армиясе Бобруйск  чолганышында кала, немецлар камалыштан  чыгу  өчен  бөтен  көчләрен  куя. Сугышның иң  авыр  участогы  Н.Гаврилов  расчетына туры  килә.  Чолганыштан беркем дә  чыга  алмый, дош­ман бик  зур югалтуларга  дучар ителә.  Күрсәткән батырлыгы  өчен 1944  елның  4 июлендә аны  Советлар  Союзы Герое исеменә тәкъдим итәләр һәм  ахырда Кызыл Байрак ордены бирү белән генә чикләнәләр. Бобруйскидан  соң  Н.Гаврилов расчеты  Минск, Лодзь, Варшава шәһәрләрен азат итүдә катнаша һәм Польшаның иң  югары бүләге  – “Зас­луженным  на поле Славы”  медаленә лаек була.

    Сугыш Германия  җиренә   күчә. Ул шәхсән үзе һәм расчеты  дошманны   көн  саен  зур югалтуларга  дучар итә. Бәрелешләрнең берсеннән кыска  гына эпизод китерәсе килә. Н.Гаврилов расчеты  17-20 февральдә 80 немец  солдатын,  танкка  каршы 7 пушканы, 2 танкны  юк итә.  Тагын  бер   күренеш: 4 март көнне   аның хәрби расчеты беренчеләрдән Наугард шәһәренә бәреп  кереп, 1 зенит батареясын, 68 фаустникны, 17 пулемет расчетын шартлата. 1945 елның 18 мартында даими батырлык күрсәткәне өчен 2нче мәртәбә Советлар  Союзы  Герое  исеменә тәкъдим ителә. Бу очракта да  аны Кызыл Байрак ордены белән  бүләкләп  чикләнәләр.  Бөек  Ватан  сугышында  ул үзе һәм  расчеты 12 танкны юк итә.  Берничә дистә дзот, пушкалар, автомашиналар шартлатыла, йөзләгән фашист солдаты һәм офицеры дөмектерелә.    Николай Гавриловны 1945 елның 8 маенда 2нче  Кызыл  Йолдыз ордены белән бүләклиләр. 1947 елда хәрби хезмәттән  кайтканда аның  күкрәген 2 Кызыл Байрак, 2 Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм   күпсанлы  медальләр  бизи.

    Николай Гаврилов 1947-1949  елларда  Шекше  авылында  урнашкан  балалар  йортында  башта  завуч,  соңрак директор  вазифасын башкара. 1949 елдан башлап Шәмәрдәндәге оешмаларда эшли. 1950-1959 елларда кош комбинатында КПССның башлангыч партия оешмасын җитәкли. Сугыш ветераны һәм каһарманы буларак, хәрби-патриотик  чараларда  катнаша, балалар һәм  яшьләр белән  еш очраша. 1982 елның 1 сентябрендә ул Шәмәрдән урта мәктәбендә  укучылар белән очрашып  чыгыш  ясый. Аннары  өенә  кайта һәм эшкә барганда  каһарман  солдатның  йөрәге тибүдән туктый. Николай Гавриловка нибары 59 яшь була.  Шәмәрдән зиратына  җирләнә.

    Геройларны һәм һәрбер су­гышчыны онытмыйк. Ки­ләчәк буыннарның якты тор­мышы очен үз-үзләрен ая­мыйча көрәшкәннәр белән горурлану хисе халык хә­терендә мәңге саклансын иде. Тарихи хатирәләрне мәң­геләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә тырышыйк.

    Расих Сабиров,

    район ветераннар  советы рәисе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: