Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Язмышы аны иркәләмәгән

Урамыбызның өлкән апасы, сугыш чоры баласы Рәкыйбә Кәшип кызын халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләгән вакытыннан ук беләм. Ул чакта без урамдашлар түгел идек әле. Татарстанның атказанган көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре Рәкыйбә апа исеменнән “планнарны үтибез” дип газетага байтак информация бирдек. Партия заманында шулай кушыла һәм языла иде. Армиядән кайтып, 1957-1961 елларда редакциядә корректор булып эшләгән ире Нигъмәтулла абый вафат булгач, Рәкыйбә апа кызында яши башлады. Әмма урамыбызда еш күренә, гомер иткән йортына сугылып китми калмый.

Әтисе Суслонгер лагеренда һәлак булган ветеран күргәннәре турында күз яшьләрсез сөйли алуы белән сокландыра. Чордашларын күп тыңлаган бар, хәтер-хатирәләре кузгалса – елыйлар. Андый чакта читен. Ә Рәкыйбә апа тәкъдиренә язылганы турында тыныч кына сөйли. Зарланмый. Язмыш бит, аннан узмыш юклыгын аңлап сөйли.

Әтисе Кәшип булдыклы кеше булган урамдашымның, авылдашлары белән урманнан агач ташып, Мәртендә беренче кибетне ачкан. Әнисе Факия күмәк хуҗалыкта маллар караган. Ире фронтка киткәч, кибеткә сатучы булып күчкән. Рәкыйбә кечкенә сеңлесенә күз-колак булган. Мәктәптә җиде сыйныф белем алган, 13 яшеннән фермада эшләгән апасына маллар карарга булыша, елгадан чиләкләп су ташыган. Менә шул вакытта Сабага эш белән барган җиреннән әниләрен кулга алалар һәм төрмәгә утырталар. Өйдә өч кыз берүзләре генә кала. “Безнең күршедәге апаның да өч баласы бар иде. Менә шул балаларына ашатырга башак алып кайтканда тотылып, кулга алдылар. Без дә шул хәлгә калдык: ел ярым әнисез яшәдек. Апама ¬–16, сеңлемә 8 яшь иде. Авылдашларыбыз безгә бик мәрхәмәтле булды. Хәлебезне барысы да белде. Тамагыгыз ач, өегез салкын түгелме, мунча яктык, юынып чыгарга килегез дип гел кайгыртып тордылар. Мәртен халкы алтынга тиң, алар барысы да минем йөрәгемдә”,– ди Рәкыйбә апа.

Яхшы кешеләр аңа паспортлы булырга да ярдәм итәләр. Авылдан китә алу хокукы алган кыз башта Саба кибетендә ипи сата, аннары көнкүреш комбинатында 30 ел эшләп, лаеклы ялга чыга. “Хезмәтем белән горурланам. Мин тентлы машиналарга брезентлар, япмалар тектем. Шуңың өчен дә урамда күрсәләр, шофер булып эшләгән ир-атлар әле дә, нихәл, Рәкыйбә апа, дип минем белән исәнләшә. Балакайларым, мин сезне танымыйм дисәм, аның каравы без сезне беләбез, авырма, яме, дип аркамнан сөеп китәләр”,– дип искә ала ветеран хезмәт елларын.

Яуга китәр алдыннан әтисе аны тез башына утыртып: “И, кызым, син үскәч менә дигән җырчы булачаксың”,– дип сөя торган була. Чыннан да, авыл кызлары- егетләре белән җыйналып концерт куеп үскән Рәкыйбә гомере буе үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы булды. Сәхнәдә чыгышы өчен беренче грамотасын 1958 елда ук ала ул. “Нәүрүз” ансамблендә бармаган авылы калмагандыр, ялгызы да моңлы тавышы белән үзәкне өзеп җырлый. “Күңел шундый. Аякта җегәр барында сәхнәне әле дә ташлыйсы килми, коронавирус кына аяк чалды”,– ди ул.

Заманында урманын да кискән, субаен да каккан, Мәскәү янында торф та чыгарган Рәкыйбә Кәшип кызына – язмыш иркәләмәгән буын вәкиленә озын гомер телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев