Үз язмышын елый-елый карап утырды
Баласына бәхетле язмышны кем генә теләми икән? Гөлсәхрә үзе дә, әти-әнисе дә кызының киләчәген гел яхшыга гына юрый. Тик ике баласы, яраткан эше булган хатынның гаиләсе таркала. Кадерле ире башка гаиләгә чыгып китә. Гөлсәхрә авырлыклар алдында сынмыйча, тормышын саклап калырга тырышып яши башлый.
Ләкин бу юл бик катлаулы булып чыга. Аңа Испаниягә барып эшләргә, чит кешеләргә хезмәт итәргә туры килә. Болар барысы да балаларына ярдәм йөзеннән эшләнә. Аларның баш өстендә түбә булсын дип, сагыну-сынауларга да түзә. Әмма авырлыкларны җиңә-җиңә яшәп, ул үзенең күп нәрсәләр югалтканын да төшенә.
Сынауларга дучар булган хатын-кыз язмышларын тасвирлап, аларның көчле рухлы булып калулары, гаиләләрен саклап, балаларын аякка бастырулары хакында язган Гөлсинә Галимуллинаның чираттагы китабы белән таныштык. Дөресрәге, язучы-журналист бу юлы әсәрен сәхнәдән укытты. Саба районының “Балкыш” халык театрында мәдәният йорты хезмәткәрләре, режиссер Айрат Зиннуров җитәкчелегендә якташларының “Ай күлгә сыенганда” әсәрен сәхнәләштереп, безне аптырашта да калдырды. Гадәттә, китапны үзең укыйсың, үзең генә уйланып йөрисең. Әсәр сәхнәгә куелгач, башкача икән ул. Тамашачы аны бер сулыштан кабул итте, спектакль район сәхнәсендә берничә тапкыр уйналды. Хәзер Әлмәт якларына барырга җыеналар. Насыйп булса, Казан сәхнәсен дә бер гөрләтеп кайтырлар әле.
“Бу дөньяга ни өчен туганыңны, нәрсә өчен яшәгәнеңне аңлатырлык, күңелләрне айкап, бәгырьгә үтәрлек, йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтә алырлык, тирән мәгънәле, шул ук вакытта гади дә булган әсәр иҗат итүегезгә олы рәхмәт. Бүген без караган спектакльне сүзләр белән генә бәяләп бетереп булмый. Өч сәгать эчендә мин үзем Гөлсәхрәнең бар гомерен яшәдем кебек. Рәхәтләнеп көлдем, йөрәксенеп еладым, тирән уйландым да. Сезгә булган хөрмәтем бермә-бер артты. Сокланам. Йөрәгемдәгесен яздым, дежур сүзләр сөйли белмим”, – дип яза Саба аграр көллиятенең директор урынбасары Чулпан Сөнгатова. Көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов әсәрне бөтен укучылар да карарга тиеш дигән фикергә килгән. Кулларына һөнәр алып чыксалар да, киләчәктә әти-әни булырга тиешле кешеләр бит алар. Үз гаиләләре, үз гамәлләре өчен җаваплылык хисен дә аңларга тиешләр. Әсәрне әнә шундый тәрбияви максаттан да караттылар ул көнне көллият укучыларына. Тормышның яшьләр белеп бетермәгән кануннары күп. Әсәр үзе дә чыгарылыш сыйныф укучыларының уй-фикерләреннән башланып китә. Һөнәр сайлау, белгечлек алырга дип чыгып китү һәм Гөлсәхрә образына төрелгән язмыш.
“Гөлсәхрәнең самими яшьлеген үземнеке белән чагыштырдым. Ул һәр нәрсәнең тәмен белеп, дөньяга гашыйк булып яши. Ләкин тормыш юлында очраган авырлыкларны җиңәргә кайлардан гына көч тапты икән?! Спектакльнең елата торган урыннары бик күп. Ачы язмышка тешен кысып түзсә дә, сыгылып төшмәгән героиняның хисләрен үзебез кичергәндәй булдык. Дус кызының аны кисәтеп әйткән сүзләре һаман исемнән чыкмый: “Син мәхәббәтне бәхеткә санадың, Гөлсәхрә”. Чыннан да, үлеп гашыйк булган кызга иренең хыянәте упкын булып күренә. Шул вакытларда хатын-кызның сабырлыгын, ә ир-егетнең рәхәтлеккә чыдый алмаганын аңлап була. Спектакльне үз күзең белән карарга һәм алар кебек әсәрдә яшәп алырга кирәк. Чын күз яшьләре белән елаган Гөлсәхрәгә без барыбыз да шаккаттык. Ул бер генә түгел, күп тапкыр күз яшен түкте. Аның белән без дә еладык. Барыбыз да Гөлсәхрә кебек сабыр, түземле һәм кыю булып калсак иде...” – дип яза яшьләр исеменнән Рәфидә Галимҗанова.
Әсәр сәхнәдә беренче тапкыр уйналган көнне залда тамашачылар арасында Гөлсәхрәнең прототибы булган Рәхимә Садыйкова да бар иде. Сәхнәдә аның язмышын уйнадылар. Рәхимә ханымның да үз язмышын кабат елый-елый карап утыруын үз күзләрем белән күрдем. Сәхнәгә чыккач та, күз яшьләрен тыеп кала алмады ул. Бары авторга рәхмәтен генә белдерә алды. Саба район хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов исә район актерларына, зур чыгымнар чыгармыйча, республика дәрәҗәсендә уйный алуларына соклануын белдерде. “Бик зур тәрбия бирә торган спектакль. Күп кеше тормышларында җибәргән ялгышлыкларын барлагандыр дип уйлыйм. Безнең хезмәткәрләребез республика дәрәҗәсендәге артистлардан ким түгел. Үзебезнең авторларның әсәрләрен сәхнәдә алга таба да күрергә язсын”, – диде ул.
“Җиләкле тау сере”, “Ефәк кулъяулык”, “Мәхәббәт аланы”, “Ак бураннар аша”, “Томанлы төн”, “Карлы миләш тәме” китаплары аша исеме киң катлау укучыга таныш язучы-журналист Гөлсинә Галимуллинаны күпләребез белә. Аның бу китапларын укучы күптән инде кулдан-кулга йөртеп, эзләп алып укый. Гөлсинә ханым үзе дә интернет аша китап укучылары белән тыгыз элемтәдә тора. Геройлары белән аралашып яши.
– Ринат Мөхәммәдиевнең “Кенәри – читлек кошы” дигән әсәре чыккач, мин аңа хат язган идем, – дип сөйли ул. – “Без, татар хатын-кызлары укып, үрнәк алырлык, сокланырлык, тиңләшергә теләрлек бер хатын-кыз образы тудырыгыз әле”, – дип мөрәҗәгать иттем мин аңа. Шундый әсәр укыйсыбыз килә, дидем. Дөрес, ул миңа җавап язып тормады. Көчле бер татар хатын-кызы турындагы әсәре дә күренмәде... Уйлап карасаң, мин бүген үзем укырга теләгән әсәрләрне иҗат итәм бит. Минем һәр китабымның героинясы – хатын-кыз. Язмыш сынауларын лаеклы кичеп, сынмаган, сыгылмаган затлар. Алар барысы да – көчле ханымнар.
Геройлары исә аның янәшәсендә генә яши. Үзе дә язган героинялары кебек көчле хатын-кыз ул. Гомере буена район газетасында авыл хуҗалыгы темасын яктыртты. “Без иртән иртүк килгәнче, колхоз идарәсендә җыелыш башланганны көтеп утыра иде ул”, – дип сөйләгән иде бер агроном аның турында. Гөлсинә апа әнә шулай лаеклы ялга чыккач, үзе укырга теләгән темаларга алына, китаплар яза башлый. Иң куанычлысы да шул: бу язмыш китапларын көтеп алып укый торган укучылары артканнан-арта бара. Чит илдә яшәүче татарлар да китапларын яратып кабул итә. “Бельгия татарлары” оешмасы җитәкчесе Лилия Вәлиева да, Брюссельдән ире Жан Шмидт белән кайтып, спектакль карады. Ул Гөлсинә Галимуллинага көзен Брюссельдә “Аулак өй” бәйрәмен үткәрергә ярдәм иткәне өчен Россиянең Бельгиядәге илчелеге җибәргән Мактау грамотасын тапшырды. Авторның беренче әсәрен сәхнәләштерүен карарга Ханты-Манси автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте мөфтие, җирлектәге татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Таһир хәзрәт Саматов җәмәгате Рәйсә абыстай белән Сургут шәһәреннән кайткан иде. Себерләр Гөлсинә Галимуллина дигән язучының һәр яңа чыккан китабын көтеп алып, укып баралар. Сер итеп кенә әйтәбез: авторның “Тау җылысы” дип аталган яңа китабы озакламый укучыларына барып ирешәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев