Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

99 яшьлек Вазифа әби: "Гайбәт сөйләмәдем, биләмгә йөрмәдем, кешенекен күрмәдем, эшләдем дә, эшләдем"

Җәй көнендә Тенеки авылында яшәүче 99 яшьлек әби янында булырга туры килде. Вазифа әби күпчелек вакытын догалар укып үткәрә. Биш ел элек күз күреме начарланган, шулай да зиһене бик камил.

Җитмеш-сиксән ел элек булганнарны да бүгенгедәй хәтерли әле. Кайчан, кайда кемнәр белән окоп казыганына кадәр әйтеп бирә.

Озын гомерле әбекәйләр бе­лән күрешкәч, гадәттә безне бертөрле сорау кызыксындыра. Ачлык-ялангачлык чорнап алган елларның челләсендә урак урган, кышкы зәмһәрир салкынында урман кискән зифа кызлар ничек итеп бер гасырлык гомер юлы үтә алган. Ә бит алар озак яшәр өчен бүгенгеләр кебек йога белән дә шөгыльләнмәгән, болгар борычы да ашамаган. Төп ризык ит тә бәрәңге. Әле аның ите булса ярый. Авыл кешесенең абзар тутырып мал-туар асрап та, туйганчы ит ашаганы булдымы икән әле ул заманда?! Озак яшәүне күздә тотмаган ул чор кешеләре, кычыткан ашый-ашый ачтан үлмәс өчен тырмашканнар. Вазифа әбидән дә:

- Моның кадәр авырлыклар күреп тә ничек шушы яшькә җитә алдың, - дип кызыксындым.

- Гайбәт сөйләмәдем, биләмгә йөрмәдем, кешенекен күрмәдем, эшләдем дә, эшләдем, - диде әби горурланып. Гасыр яшьтәше булырлык әбекәйнең фикеренә башка аңлатмалар кирәкми дә. Ә бит аның тормышы шома гына бармаган. Аңа алты яшь вакытта йортлары янып бетә. Егерме беренче елгы ачлык михнәтләрен дә кичерә. Үсмер кыз булып өлгергәч "вербовка" белән читкә эшкә чыгып китә. Ипи дә граммлап кына бирелә торган елларда Казанда фабрикада бияләйләр тегә, аннан соң Арчада кирпеч заводында эшли.

- Лачинка белән кызыл балчык ташыдык. Бер күлмәклек акча эшләп кайтып, авылда озак торырга да туры килмәде, тагын алып киттеләр, - дип хәтер йомгагын сүтә әбекәй. - Анысында егерме биш метр тирәнлектәге Кизел шахталарына төшеп эшләдек.

Сугыш башлану хәбәрен дә шунда ишетә ул. Туган авылына кайтып, авылдашларын да сугышка озата. Үзенә дә алар артыннан китәргә туры килә. Барнаулга кадәр барып җитәләр, урман кисәләр. Ачлыктан, хәлсезлектән тилмереп үлүчеләр дә була араларында. Иң куркынычы бәлки шул да булгандыр. Янәшәңдәге танышың ачлыктан җәфаланып үлсен әле.

Сугыш тәмамланып, тынычлык урнаша башлагач, Питрәчкә барып мал табибы белгечлегенә укып кайта. Ул чакта малларның да күпләп үлгән чоры. Сарык­лар үлеп, атлар корчаңгылап җәфалый. Вазифа әби күп авырлыклар күреп яши-яши, сабырлыгы, тырышлыгы белән кыенлыкларны да җиңәргә өйрәнә. Сугыштан бер аяксыз кайткан Тенеки авылы егете Галимҗан белән гаилә корып яшиләр. Бер малай, ике кыз үстерәләр. Йорт хуҗасы тирә-якта данлыклы балта остасы, мич чыгаручы. Бергәләп көмештән төрле бизәнү әйберләре эшлиләр. Вазифа әби аларны Казахстан якларына кадәр алып барып сата. Булдык­лылыклары белән тормышларын бөтәйтәләр, йорт-җирне яхшырталар.

Вазифа әби бүген "Ветераннарны тораклы итү" программасы буенча салынган яңа йортында килене Гөлфия апа белән гомер итә. Килене дә гел үзенә ошаган: ачык йөзле, тырыш. Хезмәт ярату, тормышка мәхәббәт балаларыннан оныкларына да күчкән. Әбекәй аларны хәер-до­гасыннан, киңәшләреннән калдырмый.

Хезмәт белән тир түгеп алып барылган үткәндәге тормышы өчен күңеле тыныч аның бүген. Ә күңел тынычлыгы ул - сәламәтлек һәм озак яшәүгә юл.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев