Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

"Бәләкәй Рәсим Низамов килгән"

Сәхнәгә менүчеләрнең бер ишләре дөбердәп-ялтырап, шаулап-гөрләп килеп керә. Тыныч кына, әрсезлекләре белән түгел, иң элек моңнары аша тамашачы күңелен яулаганнары да бар.

Саба районының кечкенә генә Көек авылы егете Алмаз Латыйповның да татар эстрадасына салмак кына, тын елга кебек агып кереп барышы. Аның башкаруындагы "Болгар" радиосыннан ишетелгән "Ах, бу сирень исләре" җырын тыңлаганда шау чәчәкле сирень бакчалары күз алдына килә. Тыныч кына моңнарын сала да кереп урнаша Алмазның җырлавы күңелгә. Үзеннән-үзе бу егет кем микән, шау-шулы эстрада да тыйнаклык белән үзен күрсәтә, үз урынын яулый алыр микән дигән сораулар туды күңелдә.

-Алмаз, син ник җырчы һөнәрен сайладың? Эстрада җырчылар белән болай да тулган, көндәшлек куркытмадымы?

- Мин инде үземне белгәннән бирле җырлыйм. Мәктәптә укыганда да бик күп җирләрдә җырлап, конкурсларда катнашып йөрдем. Шуңа бәйле рәвештә сәнгать юлыннан китәргә дигән максатым бар иде. Аллага шөкер, мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, Казан Федераль университетының филология һәм сәнгать институтында укып йөрим. Миннән булмый дип куркып утырсаң, бер эш тә барып чыкмыйдар ул. Нинди эшкә тотынсаң да куркып калырга кирәкми. Һәр җырчының үз тамашачысы бар бит. Мин дә алар кебек үз тамашачымны таба алырмын дип өметләнәм.

-Әти-әниең нинди һөнәр ияләре? Гаиләгездә тагын җырлаучылар бармы?

- Әти-әнием гади авыл кешеләре. Әнием әлегә өйдә - бала ялында. Әти оператор булып эшли, үзенең авыл хуҗалыгы агрегатлары бар, җир сукалый, бәрәңге утырта, ала, печән чаба, бөтенесен эшли, бик тырыш, булдыклы, үрнәк әти ул. Сеңлем Зилә 10 сыйныфта укый. Энем Рәмискә 3 яшь,бик тә җырларга ярата. Авылга кайткач анын белән бергәләп Ринат Рәхмәтуллинның "Тукта яңгыр"ын җырлыйбыз.

-Тәүге тапкыр тамашачы каршына нинди җыр белән чыктың?

- Әйткәнемчә кечкенәдән җырлап үстем. Беренче тамашачыларым әти-әнием һәм балалар бакчасында тәрбияче апалар булгандыр. Бакчага йөргәндә сабантуй оештырганнар иде. Шунда Рәсим Низамов репертуарыннан "Каеннар арасында" җырын җырладым. Шул чакта әле районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Мидхәт Хафизов "Бәләкәй Рәсим Низамов килгән" дип канатлар да куйды.

- Мәктәптә җыр дәресен кем укытты, ноталарны кечкенәдән өйрәндеңме?

- Җыр дәресеннән Сәйдәш абый Заһидуллин керде. Ул чакта ноталар өйрәнүнең кайчан да булса бер кирәге чыгар, дип уйламадым да, уен-көлке итеп кенә карадык. Хәзер акрынлап төшенәм инде, ник вакытында өйрәнмәдем дигән чаклар була.

-Кайсы җырчылар төркемендә, нинди авторлар белән эшлисең?

-Бүгенге көнгә кадәр Динә һәм Рафаэль Латыйповлар төркемендә эшләп йөрим. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче музыкант егет Рөстәм Әсәдуллин һәм шагыйрә Гөлфия Шакирова белән тыгыз элемтәдә торабыз.

-Иң беренче җырның сүзләренә игътибар итәсеңме, көенәме?

- Башта сүзләрен, аннары шуңа көй яздыртам. Менә шулар бер-берсенә туры килсә, күңелемә ошаса, аранжировка эшләтәм. Диск чыгару хыялы белән җырлар туплый башладым.

- Синең холкың бик тә уңайдыр, әйеме? Үтә дә сабыр, тыныч күренәсең?

- Мин үземне мактарга да, мактанырга да, күп сөйләшергә яратмыйм. Холкым тыныч, сабыр.

-Күптән түгел, авылдашларыңны гына түгел, күрше-тирә авыл халкын да куандырып концерт куеп киткәнсең икән...

-Әйе, яңа ел бәйрәмнәрендә иҗатташ дусларым белән туган якларымда концертлар куеп, авыл халкын сөендереп килдек. Авылдашлар бик җылы кабул итте дигән фикерләр калды, Аллага шөкер.

-Йолдызлыкларга ышанасыңмы?

- Юк андый нәрсәләргә ышанмыйм һәм ырымнарга да. Безнең тормышны әниләрнең карынында чакта ук Аллах Тәгалә язып куйган.

- Киләчәктә дә Аллах Тәгалә кушканнарны үтәп, иманлы юлларда йөрергә язсын үзеңә, Алмаз!

- Рәхмәт!

Замирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X