Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Альмира – Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе

Альмира Дәүләтова Ш.Зиннуров исемендәге Сатыш уртпа мәктәбенең IX сыйныфында бик яхшы билгеләренә генә укый. Күңеле иҗатка да тартыла.

Район, республика конкурсларында актив катнаша һәм җиңүләр яулый. Альмира "XI Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесендә катнашып, йомгаклау турына да чакырылды. Иҗади эшләрен балалар матбугатына җибәрә һәм алар даими басыла. Аның шигырьләре "Илһам чишмәсе" дигән әдәби җыентыкка да кертелгән.

А.Дәүләтова (җитәкчесе Г.Мөхәммәтханова) "Туган як табигате" дигән шигырен Иркутск өлкәсенең Ангарск шәһәрендә узган "Россия халыкларының экология фольклоры" Бөтенроссия конкурсына да җибәргән иде. Аңа шушы бәйгедә актив катнашканы өчен сертификат бирелде "Милли телдә язылган иң яхшы эш" номинациясендә җиңгән өчен Рәхмәт хаты да бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев