Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Авыл яшьләре берләшә

Бүгенге яшьләрнең күп­че­ле­ге югары белем алып, шәһәр­ләрдә генә киләчәк тормышны төзү мөмкинлеге бар дип уйлый.

Бәлки дөрестер дә, шә­һәрдә үсү өчен мөмкинлекләр шактый, анысы. Әмма шундый ук максатларга авыл җирлекләрендә ирешеп һәм ме­нә ди­гән итеп яшәп була ич.

Алай гына да түгел, бүген югары белемгә ия булып, авыл җирлегендә уңышка ирешүе шәһәрдәгегә караганда күпкә тизрәк тә, җиңелрәк тә бирелә. Ник дигәндә, хөкүмәт тарафыннан төрле программалар кабул ителә, әледән-әле бихисап чаралар үткәрелеп тора. Шулай ук районыбызда оешкан "Аграр яшьләр берләшмәсе" дә авыл җирлегендә яшәүче яшьләрне берләштерү, алар белән төрле идеяләр барлау, авыл тормышын яхшырту, авылга кайткан яшьләр өчен район җитәкчелеге ярдәме белән төрле мөмкинлекләр булдыру белән шөгыльләнә. Берләшмә районыбызда үз эшчәнлеген 2011 елның апреленнән бирле алып бара. 2 елга якын вакыт аралыгында ул шактый зур уңышларга иреште. Яңа ел каникулларының бер көнендә район яшьләре түгәрәк өстәл артында җыелдылар. Иң элек "Аграр яшьләр берләшмәсе"нең Саба район бүлеге җитәкчесе Энҗе Нигъмәтҗанова узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады, 2013 елга планнар белән дә таныштырды.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Алсу Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аграр яшьләр берләшмәсе