Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

БАЛА ХАКЫНА – КИПРГА

Ике басу Арташ авылында Сәлахиевларның яшәү рәвеше кайсы гына яктан алсак та, күпләргә үрнәк булып тора.

Бу гаиләнең ТР Министрлар Кабинетының гражданнар актларын теркәү идарәсенең Рухи мирас үзәге аша эшләнгән "Татарстан гаиләсе" китабына бик лаеклы кертелгәнлеге аңлашыла. Тырышлык, эшкә бирелгәнлек, мәр­хәмәт-шәфкать хисе Ризидә белән Фәезгә ата-ана тәрбиясе белән салынган. Сүзне шәфкатьлелектән башласак, Ризидәнең әнисе Әлфинур апа ялгыз калгач, аны яшәргә үз йортларына алып кайталар. Әлфинур апа дигәнебез, авылның йөзе нур чәчеп торган абыс­тае. Без килгәндә дә ак әби түрдәге бүлмәдә Коръән укый иде. Гыйбадәтен тәмамлагач, безнең янга залга чыкты. "Миңа әүлия кебек кияү биргән өчен Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт укыйм. Киявем белән кызым олылагач, шуны күреп үсүче оныкларымның, оныкчыкларымның да хөр­мәтен тоеп яшим",- ди ул.

Ризидә дә иренә рәх­мәтле карашын ташлап елмаеп куйды: "Барыбыз да әнинең хәер-догасы белән яшибез. Биш улыбызның өчесенең үз гаиләләре бар, ялларга биш оныгыбыз белән кайткач, өстәлне залга сузабыз, кухня ягына гына сыймыйбыз. Иң күңеллесе балалар барысы бергә җыйналган вакыт, йортыбыз гөр килеп тора. Балалы кеше - бәхетле ке­­­­­ше, кечкенәдән барысы да безнең янда терлекчелек фермасында эшләп үстеләр. Олы улыбыз Фәнискә бергәләп үзебезнең авылда йорт җиткердек. Данис белән Нәфис Сабада эшлиләр, икесе дә ипотекага фатир алдылар. Рафис тугызынчы сыйныфта укый. Безнең өчен иң олы куаныч, балаларның тормышлары алга киткәнен күреп сөенеп яшәү. Радик улыбыз белән булган бәхетсезлекне дә җиңеп киләбез",- ди Ризидә.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X