Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

"Балаларга иминлек каешын эләктерергә әйт­­кәч тә, бик тыңлый­сы­лары килми, бу турыда гаиләләрендә дә аңлатсыннар иде..."

Җаваплылыгы чиклән­гән "Яшен" җәмгыяте машина йөртүчесе Шамил Минһаҗевның руль бора башлаганына байтак еллар.

Тимер-томыр хикмәтен аңлаган әтисе тракторчы Шәйхетдин абый янында җиде яшеннән кайнаша торгач, үзе дә техникага менеп утырганын сизми дә калган. Хезмәт юлында төрле машиналар белән идарә итәргә туры килгән. Хәзерге вакытта җаваплылык тагын да зур - "Газель"машинасында пассажирлар йөртә. Үзеңә ышанып кабул иткән пассажирларны тиешле урынга исән-имин илтеп җиткерү аның төп бурычы. Аннан бушаган арада кран машинасын иярли.

- Күбрәк балалар белән йө­рергә туры килә. Хә­зерге балаларны безнең чор белән чагыштырып булмый. Иминлек каешын эләктерергә әйт­­кәч тә бик тыңлый­сы­лары килми. Әйтүгә эләк­тереп куйсалар да, мин борылуга ычкындыралар.­ Иминлек турында гаиләләрендә дә аңлатсыннар иде, - ди ул балаларны әтиләрчә кайгыртып. Шамил абый кебек пассажирларны кайгыртып, үз эшләренә җаваплы карап эшләүчеләр күп биредә.

Җаваплылыгы чик­лән­гән "Рамазан" җәмгыяте унөч ел элек халык хуҗалыгына транспорт хезмәте күрсәтү максатында оештырылган иде. Ул вакытта 9 техникада 11 кеше эшләсә, бүген оешмада 21 кеше 17 транспорт белән хезмәт күрсәтә. Автокран, экскаватор, йөк төягеч, манипулятор, катоклау техникаларыннан агымдагы елның 9 аенда гына да 8 миллионнан артык табыш алганнар. Әлеге җәмгыять канаты астында эшләп килүче "Яшен" оешмасы да район халкын транспорт белән тәэмин итә. Сиксән кешене берләштергән оешмада 77 транспорт бар. Оешма мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл җирлекләре, балалар иҗат үзәге, спорткомплекс һәм башка оешмалар белән эшли.

- Безнең оешма көйлән­гән агрегат кебек. Агрегатта да бер генә механизм аерым гына эшли алмый, һәркайсы бердәм эшләсә генә, эш көйле бара бит. Биредә дә инженер, хисаплау хезмәте булмасын, шоферлар һәркайсы үз эшен төгәллек белән башкара, - ди оешманың икътисадчысы Илдар Исмәгыйлев.

Автотранспорт предприятесе хезмәткәрләре көнен һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтүче оешмалар күп районда. Исемнәре төрле булса да, максатлары бер - халыкны имин юлларда йөртеп игелекле хезмәт күрсәтү.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X