Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Биек тауга менү җиңел түгел

Шәмәрдән лицеенда озак еллар директор вазифасын башкарган Шәүкәт Әнвәр улы Хәмзин да - укытучылар династиясеннән.

Укытучы хезмәте элек-электэн иң кирәкле һәм иң катлауы, мактаулы һөнәр булып исәпләнгән. Райондашларыбызның күбесенә яхшы таныш, Шәмәрдән лицеенда озак еллар директор вазифасын башкарган Шәүкәт Әнвәр улы Хәмзин да - укытучылар династиясеннән. Бабасы, әнисе, туганнары да шушы игелекле һөнәрдә хезмәт куйган. Әнисе - Гөлсем ханым тарих укыткан, соңрак балалар йорты директоры булып эшләгән. Гаилә һавасының укытучылык рухы белән сугарылган булуы да шушы һөнәрне сайларга ярдәм иткәндер Шәүкәт Әнвәр улына. Күңелендә иман, башында гыйлем булган кеше җир шарының кайсы ягында яшәсә дә нәтиҗәле хезмәткә, бәрәкәтле гомергә ирешә ала шул. Ш.Хәмзин тумышы белән Чистай төбәгеннән. "Мин монда кияүгә чыктым", - ди ул шаяртып. Казан педагогия институтының тарих факультетында белем алганда, чит телләр факультетында укучы Шәмәрдән сылуы - Суфия Рәхмәтулла кызы белән танышалар да, тормыш юлыннан һәрчак янәшә барырга вәгъдә бирешә алар. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

З.Сәмигуллина.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X