Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

«Бию тәмен биегәннәр генә белә»

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Дулкын" халык бию коллективы турында күпләрегезнең ишеткәне бардыр.

Хәер, әлеге коллектив чыгышларын районыбыз сәхнәсендә күптапкырлар күреп хозурландык, республикакүләм иҗат бәйгеләрендәге уңышлары турында да һәрдаим ишетеп торабыз. Әлеге коллектив белән очрашуга баргач, репетицияләренең иң кызган чагына туры килдем һәм тәнәфес вакытында коллективның җитәкчесе Альбина Зөфәр кызы Мөбәракҗановага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем. Безнең әңгәмәгә биюче кызлар-егетләр дә кушылды.

- Альбина Зөфәровна, сүзне «Дулкын»ның оешу тарихыннан башлыйк әле...

- Әлеге коллектив 1967 елда ук барлыкка килгән. Ә 1987 елда ул "Халык бию коллективы" исемен алды һәм "Дулкын" дигән исем астында чыгыш ясый башлады. Ә инде безнең төркемгә килгәндә, монда бию сәнгатенә чын-чынлап мөкиббән яшьләр җыелган. Балалар сәнгать мәктәбенең хореография сыйныфында укыган яшьләребезгә, мәктәпне тәмамлап Казанга укырга киткәч, төркемнән аерылып торырга туры килде.Ә инде укып бетереп, Сабага кайткач, биючеләребез янә "Дулкын"га килеп кушылдылар. Инде күбесенең эше, гаиләсе бар. Ә шулай да бу яраткан шөгыльләрен онытмыйлар, репетицияләргә дә теләп йөриләр. Коллективыбыз бертуктамый яңарып тора

.

- Репертуарны ничек сайлыйсыз?

- Халык бию коллективы исемен йөрткәч, күбрәк милли биюләргә өстенлек бирәбез. Репертуарда Куба, Мексика, Украина, яһүд, мари, рус халык биюләре бар. Һәм, әлбәттә инде, үзебезнең татар халык биюләрен яратып башкарабыз. Алар бездә берничә төрле. Татарларның этник группалары күп бит. Мишәр татарлары, Әстерхан татарлары... Соңгысы - Әстерхан татарлары биюе халык тарафыннан бик җылы кабул ителде.

- Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара, диләр бит. Биюче булыр өчен, минемчә, Ходай биргән сәләт кенә түгел, тырышлык та бик кирәк?

- Шулай. Биюләрне озак, айлар буе өйрәнәбез. Әстерхан татарлары биюен генә алыйк: сентябрьдә өйрәнә башлаган идек, ул тамашачы хозурына декабрьдә генә тәкъдим ителде. Тиз генә өйрәнелгән бию чиста чыкмый, эшкәртелмәгән була. Әлбәттә,һәрберебездән зур тырышлык таләп ителә. Син булдыра алмасаң, бөтен төркемнең эше юкка чыга, тулы бер композиция бозыла бит.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Алсу Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дулкын