Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Гөлсинә апа Билалова: "Шәһәргә китәргә уйламадым да" [+фоторепортаж]

Җәмгыятьтә хатын-кызлар - авылның тоткасы дисәк, бер дә арттыру булмас, шәт, ирләр үпкәләмәс.

Алар гаилә учагының җылысын саклаучы, кадерләп-сөеп балалар үстерүдән тыш, иң катлаулы хезмәтләрдә дә әйдәп баручылар.
Менә шул көчле затларның, төгәлрәк әйтсәк, авыл хатын-кызларының октябрь аенда да үз көннәре бар икән. 2008 елдан башлап билгеләп үтелүче Халыкара авыл хатын-кызлары көне дистә елдан артык тарихка ия. Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясенең әлеге бәйрәмне рәсми рәвештә игълан итү турында 2007 елның 18 декабрендә кабул ителгән резолюциясендә болай диелгән: "Авыл хатын-кызлары, шул исәптән җирле халыклар вәкилләре, авыл хуҗалыгы үсешен тизләтүдә, азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә һәм авылларда хәерчелекне бетерүдә бик әһәмиятле рольне башкаралар".
Безнең хатын-кызлар бу турыда хәбәрдар түгел. Календарьга ял көне буларак кызыл тамга белән билгеләнсә, бәлки белер дә идек. Хәер, авыл хуҗалыгында хезмәт куючы хатын-кызларга календарьда өч көн рәттән кызыл тамгалы ял торса да, барыбер. Алар ял дими, көн-төн дими, ничә карасаң малкайлар янында.
Ике басу Арташта яшәүче Гөлсинә апа да авылларда яшәүче күп кенә башка хатын-кызлар кебек үк, октябрьдә үзләренең аерым көннәре булуы турында белмәгән дә. Алтынчы дистәне вакласа да хуҗалыкның сыер-бозауларын кайгыртып йөргән көне.
-Мәктәптә укыганда фермага әти-әни янына бозаулар карашырга йөри идем. Сигезенчене тәмамлагач бөтенләйгә килдем маллар янына. Укуымны эштән кайткач кичке мәктәптә дәвам иттем, - дип сөйли Гөлсинә апа.
Авырган мал-туарны кызганудан, аларны дәвалыйсы килеп, гыйлем алырга ниятли. Алабугада ветеринар фельдшер белгечлеге буенча бер еллык курс үтеп кайта. Әле ул елларда хезмәт шартлары тагын да катлаулы.
-Шәһәргә китәсе дип уйламадым да, авылда да бәхетле яшәдем. Тормыш шартлары әйбәт, саулыгым да Аллага шөкер, гаиләм тигез, эшемә көн саен яратып киләм. Мал-туарны бик яратам, өйдә дә сыерлар тотабыз, - ди авылда яшәүнең рәхәтлеген исбатлап.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев