Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Гомере заяга узмаган

Язмам герое Рәүф абый Әгъләмов - гади хезмәт кешесе. Ул намуслы тормыш юлы узган, гомер баскычларында язмышның ачысын да, төчесен дә шактый татыган...

- Балачагыбызны алган Бөек Ватан сугышы башланганда алты яшьтә идем. Авылдагы барлык хезмәт ябык җилкәләребез аша узды, - дип искә ала Рәүф абый ул елларны. - Башта туган авылым Казанчы Бигәнәйдә, аннан Сатышта җиде класс белем алдым. Әтием Әгъләм, әнием Әминә бик тырыш, уңган кешеләр иде. Әти сугыш башлану белән фронтка китте. 1942 елда аның һәлак булуы турында кайгылы хәбәр алдык. Әтисез үссәк тә, әнидән уңдык. Сеңлем белән мине ач үлемнән алып калды. Ул иң якын сердәшчебез, киңәшчебез булды. Туганнарыбызны да үз итте. Әтиебезне, энебезне (ул ачлыктан шешенеп үлде) югалту хәсрәтенә, михнәтле еллар газабына ничекләр түзгәндер, бер Ходай Тәгалә үзе генә белә...

Сугыш еллары... Мәктәптә укулар тәмамлану белән, балаларны эшкә чакырып колхоз бригадиры килеп җитә. Рәүф абый да чордашлары белән өлкәннәр рәтендә иртә таңнан караңгы төшкәнче кыр эшләрендә, урып-җыюда катнаша. Юкәдән үзе ясаган чабаталар киеп, ач-ялангач килеш, ябык, хәлсез атлар җигеп авылдашлары белән урманга утынга йөри, колхоз малларын ашатырга дип, басуда икешәр метр кар басып киткән эскертләрне көрәп салам ташый. Үндүрт яшендә Явлаштау якларына җәяү барып-кайтып урман кисүдә катнаша. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, алты яшьтәше белән ат җигеп Берсут урманчылыгыннан елга пристанена агач чыгаруда эшли. Тормышның авырлыгына карамастан, уен-көлкене онытмыйча (ни дисәң дә яшь чак бит!) ару-талуны белмичә, тырышып-канатланып эшли алар. Чөнки халык бу авырлыкларның кайчан да булса бер бетәчәгенә өметен җуймый, Җиңү көненең киләчәгенә ышана. Әйе, кырыс сугыш, аннан соңгы елларда кычыткан, алабута ашы аларны үлемнән алып калган. Басудан черек бәрәңге җыеп, аны он белән туглап пешереп ашау ул чор кешеләре өчен бәйрәм көнгә әверелә. Кар астыннан чыккан бәрәңге, башак ашап агуланучылар да күп була ул елларда.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Тимерхан Мөхәммәдияров,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саба

2
X