Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Хезмәтебез- горурлыгыбыз!

Гомер йомгагын сүтеп уйларыма күмеләм.....Күз алдымнан тезелеп 26 ел күңелгә якын кадерле бакчабыз" Әллүкидә" эшләгән елларымны барлыйм.

Гамьсез яшьлек елларым, кызларымның шат бала чагы сиздермичә генә агымсу кебек үткән дә киткән икән ләбаса. Әле кайчан гына бернинди дә борчу- мәшәкатьләрем булмаган кыз бала укып бетереп шушы бакчабызга аяк баскан идем...." Яшь чак - гамьсез чак»-, дип борынгылар чыннан да белми әйтмәгән шул. Яшьрәк вакытта үземнең сайлаган һөнәремнең үтә дә җаваплы, таләпчән, игьтибар сораучы һөнәр булуын аңлапта җиткермәгән булганмындыр мөгаен...Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләү теләге минем күңелемдә мәктәп елларында ук үзенең беренче орлыкларын салгандыр. Әнием озак еллар балалар бакчасында пешекче булып эшләгән дәвердә, аның янына эшкә килеп , әниемнән рөхсәт сорап андагы балаларны " яратып чыгарга" кереп ,балалар белән уйнап чыга идем.Балалар бакчасындагы җылы , җанлы,атмосфера, йомшак, тәмле телле апалар, андагы әкияти матурлык һәм нәни балаларның самими гөнаһсыз күзләре әсир иткәндер күрәсең! Мин әти- әниемнең "ай- ваена" карамыйча шушы һөнәрне сайларга булдым .Мөгаен күпләрнең " үкенмисеңме?" - дигән сорау бирәсе килгәндер. Юк, һич үкенмәдем.Хәер, аллаһы тәгалә тарафыннан шулай язылгандыр да. Безнең татар халкында бик матур, мәгьнәле әйтем бар :" Кеше үз бәхетен үзе төзи". Бүгенге көндө аллага шөкер безнең һөнәребез- тәрбияче һөнәре мактаулы да, җаваплы да , бик игътибарлылык, сабырлык , түземлелек сораучы хезмәтләрнең берсе ул. Бала күңеленә ачкыч таба белгән кеше генә бу һөнәргә лаек. Ә аның өчен артист, психолог рольләрендә уңышлы башкарырга кирәк. Үзендә шушы сыйфатларны булдырмаган педагог бу хезмәтне башкара алмас иде. Бу һөнәребез белән без тәрбиячеләр горурлана алабыз! Әти- әнисе куеныннан аерылып ,2-3 сүздән дә башка әйбер әйтә алмаган , яңа гына тәпи киткән гөнаһсыз нарасыйларны безгә тапшырган көннән аларның икенче әниләренә әйләнәбез дә куябыз. Аларга күңел җылыбызны биреп, яхшылыкка, изгелеккә, дөньяның матурлыгын, гүзәллеген күрергә, яман белән юлдаш булмаска, табигатьне яратырга, һәрбер җан иясенә мәрхәмәтле , тәүфикълы булырга өйрәтү безнең изге бурычыбыз. Без тәрбиячеләр шундый зур хезмәт башкаруыбыз белән бәхетле! 27 сентябрь - тәрбиячеләр көне уңаеннан , барлык шушы изге һөнәр ияләрен, хезмәттәшләремне, коллегаларымны, тыйнак кына бәйрәмебез белән котлыйсым килә. Аларга тынгысыз хезмәтләрендә сәламәтлек, сабырлык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете юлдаш булсын,тәрбияләгән балаларыбызның исәнлеген, саулыгын биреп эшләргә язсын.!

"Әллүки" балалар бакчасы
тәрбиячесе

Гәрәева Мәдинә Мансур кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X